поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
17.07.2021 Җәмгыять

Алдан күреп атлау серләре

Хөрмәтле газета укучыларыбыз «Бердәмлек» татар газетасының шашка һәм шахмат уенына битараф булмавын абайлап алганнардыр инде. Дөресен әйткәндә, беренче редакторыбыз мәрхүм Рәфгать Нәбиулловичтан башланды бу хәл. Ул үзе дә шахмат сөюче, оста уйнаучы булганлыктан, җае чыкканда, Журналистлар йорты оештырган турнирларда катнашырга, җиңүчеләр турында язып чыгарга ярата иде.

“Шахмат уйнаучы кешеләр еракка карап эш итә белә”, - дип әйтә иде ул. Бәлки шуңадыр да танышлары арасында шахмат сөючеләр дә байтак булды.
 
Быелгы шахматчылар көне алдыннан, Шахмат Федерациясе сайтына кереп, татар фамилияләрен барларга керештем. Алар бик сирәк. Шулай да миңа бәхет елмайды, исемлектә Туйкин фамилиясен күреп, ниндидер горурлану хисе белән Рәфгать Нәбиулловичның күптәнге дустына – Көнчыгыш икътисади-юридик һәм гуманитар фәннәр академиясенең Самара филиалы җитәкчесе Рөстәм Булгыр улы Туйкинга шалтыраттым. Чыннан да, алма агачыннан ерак төшми икән, аның 20 яшьлек улы Артем бик оста шахматчы булып танылып килә. Тик ул әлегә шәһәрдә түгел, җәйге каникулларда археолог һәм тарихчы булган әнисе белән бергә кырда археологик казыну эшләре алып бара. Шулай да Рөстәм Булгыр улы миңа очрашу сәгатен билгеләде. Сүз, әлбәттә, шахмат уены турында гына бармады.
 
Туйкә батыр нәселеннән чыккан Рөстәм Булгыр улы 1948 елда Башкортостанның Бөре шәһәрендә туган. Әтисен, укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, Татарстанның Балтач районындагы җиде еллык мәктәпкә эшкә җибәрәләр, ә 5 - 6 елдан аны күршедәге Анновка авылы колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Шулай итеп, Туйкиннарның дүрт баласына рус мәктәбендә укырга туры килә. Мәктәптән соң Рөстәм Башкорт университетының тарих бүлеген тәмамлый һәм дәүләт университетының гомуми тарих кафедрасында укытучы булып эшли башлый. 1987 елда Самарага күчеп килә, Тимер юл транспорты инженерлары институтында кафедра мөдире, ә 1998 елдан башлап Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтының (хәзер ВЭГУ академиясе) Самарадагы филиалы директоры вазифаларын башкара. Хәзерге көндә ул ВЭГУ академиясе юридик институты профессоры.
 
- Икенче сыйныфта укыганда ук миңа шахмат җене кагылган иде. Ул вакытта шахмат уены бик популяр иде бит. Әти белән дә, дусларым белән дә шахмат уйнап, ел саен мәктәптә уздырылып килгән шахмат турнирларына әзерлек йөзеннән күнегүләр ясый, шахмат мисаллары чишә идек. Институтта укыганда команда зачеты буенча күп мәртәбәләр чемпион булган кеше мин. Ләкин шәхси зачетта өченче тактадан уза алмадым, чөнки уен техникам бераз авылчарак иде. Ә менә рус шашкалары буенча 64 шакмаклы тактада шәхси җиңүләргә дә ирешкәнем булды.
 
- Гомер буе шахмат уйныйсыз икән, димәк, ниндидер файдасынмы, матурлыгынмы күрәсездер инде?
 
- Бервакыт, шулай, миңа сукыр кеше белән уйнарга туры килде. Ә сукыр кеше ул бит кулы белән “күрә”, һәр адымнан соң бөтен шахмат тактасын капшап чыга, фигураларның йөрешен фәкать башында гына тота. Мин аңа мат куйгач та, өч минут чамасы бармаклары белән тактаны капшап йөрде һәм соңында: “Нинди матур мат!” - диде. Тренировкалар вакытында шулай мавыгып китеп, матур уен күрсәтергә дә ярый. Ә команда зачеты өчен уйнаганда, бөтен кагыйдәләрне дә үтәп, тиешле рамкалардан чыкмаска туры килә.
 
Үткән гасырның алтмышынчы елларында Михаил Таль һәм Михаил Ботвинник уенын зур кызыксыну белән күзәткәнебез исемдә. “Правда” газетасы комментарийлар белән һәр партияне бастырып чыгара иде, ә без әти белән һәр адымга анализ ясап, алар артыннан уйнап карый идек. Бер елны Таль җиңгән булса, икенче елда Ботвинник аның гаскәрен тар-мар итте. Менә нинди көчле шахматчылар үрнәгендә тәрбияләндек без!
 
Ә шулай да улым Артем мине уздырды. Ул беренче сыйныфтан башлап төрле спорт секцияләренә йөреп карады. Ләкин никтер спортның шахмат төрен сайлап алды. Алтынчы сыйныфта укыганда ук ул мине дә җиңә башлады һәм шуннан соң аңа минем белән уйнауның кызыгы бетте. Бүген улым бик яхшы дәрәҗәгә күтәрелде, төрле турнирларда катнаша, призлы урыннар яулап килә, бүлмәсе грамоталар һәм мәдальләр белән тулган. Хәзер инде тормышыбыз балаларыбыз уңышлары белән горурланудан тора. Улымның шахматчы булуына мин бик шатмын. Алдагы тормыш юллары буйлап та уйлап кына, барысын да алдан күреп атлар, дип ышынам.
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА сөйләште

---
Бердәмлек
№ --- | 17.07.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»