поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.07.2021 Криминал

Хатынына үч итеп, чак 3 яшьлек сабыйны үтермәгән

Иркутскида кечкенә баланы балконнан аска төшереп җибәрергә янаган ирне тоткарлаганнар. Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, баланың гомеренә башкача куркыныч янамый. Бу хәл турында тулырак мәгълүмат соңрак билгеле булачак, дип тә өстиләр анда.

Ирне полиция бүлегенә алып килгәннәр. Ул үзенең тәртибен һәм кылыгын хатынының хыянәте белән аңлаткан. Хатыныннан баладан баш тартуын да таләп иткән ул.
 
Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, күп катлы йорт кәрнизендә басып торган ир белән сөйләшүләр 2 (!) сәгатьтән артык дәвам иткән. Җитмәсә, көчле яңгырдан соң ата кеше басып торган йорт кәрнизе тайгакланган...
 
Сишәмбе көнне  таралган видео кадрларына ярашлы, ир балкон култыксалары аша тышкы якка чыккан да баласын аска төшереп җибәрергә янаган. Җирле халык аны бу адымны эшләмәвен үтенгән. Ә ул хатыны белән очрашу таләп иткән. Вакыйга урынына Романның хатыны һәм белгеч-психиатр  килгәннәр. Коткаручылар аста “гомер кубы”н  (“куб жизни”) тарттыра. Бәхеткә, соңрак ир 3 яшьлек малайны бүлмәгә кертә һәм үзе дә балкон аша фатирына үткән.
 
Ирнең исеме – 34 яшьлек Роман Терентьев. Вакыйгага кадәр ул хатынын кыйнаган дигән имеш-мимешләр дә бар.
 
Дүшәмбе көнне Романның хатыны полициягә шалтыратып, ире баланы бакчадан барып алуын хәбәр итә. Хатынына ул баланы башкача күрмәячәксең дип вәгъдә итә. Баланың соңгы минутларын видеога төшереп, сиңа җибәреп торачакмын дип тә өсти Роман.
 
Күптән түгел ир белән хатын аерылышу процессын башлаган.
 
Кисәк кенә Мазовлар гаиләсе фаҗигасе искә төште. Хәтерегездә булса, анда да гаилә конфликты нәтиҗәсендә  балаларын ияртеп чыгып киткән ир аларны үтерә, соңрак аларның гәүдәләрен елгадан табып алалар...
 
Нишләп соң  ир белән хатын мөнәсәбәтләре арасында балалар еш кына “разменнаяга монета” әйләнә? Аларның ни гаебе бар?
Чыганак: lenta.ru
Фото: «Двач/Ньюсач» Telegram-канал видеосыннан скрин

---
Өмет
№ --- | 14.07.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»