поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.07.2021 Җәмгыять

Электр самокатында йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр

Сизмәгән түгелсездер: Президент әйтмешли, электр самокатка утырып, «очып йөргән» кешеләр азайды. Башкала һәм Татарстан буенча электр самокатында йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Юлдагы тәртипсезлекләргә алар киртә куяр, шәт.

Чарасын күрәләр
 
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда электр самокатында йөрүчеләр белән даими рәвештә эш алып барыла. Ел башыннан самокат белән идарә итүче 900дән артык кеше Россиянең Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсе («Юл хәрәкәте вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен җәяүле яисә башка зат тарафыннан бозу»)  нигезендә җаваплылыкка тартылган.
 
– Әлеге җайланмаларны кулланучыларга транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә булган кебек таләпләр каралган, димәк, аларның идарә итү хокукы да булырга тиеш. Ел башыннан мондый хокук бозулар өчен элек самокатын йөртүче 8 кеше тотылды, – ди Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәү бүлеге башлыгы Андрей Куртмин.
 
Быел республикада электр самокаты катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте булган, 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, бер кеше үлгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 900гә якын кеше самокат белән идарә иткән вакытта җәрәхәтләнеп, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
 
Самокатта җилдерүчеләр күбрәк нинди кагыйдәләрне санга сукмый соң? ЮХИДИ вәкилләре әйтүенчә, электр самокатын йөртүчеләр машина юллары буйлап хәрәкәт итә, җәяүлеләр кичүеннән тыш юлга, светофорның кызыл утына карамастан, җәяүлеләр юлыннан чыга.
 
Чикләүләр нәрсәгә кагыла?
 
Билгеле булганча, Казан башкарма комитеты карары нигезендә, электр самокатыннан файдалануга бәйле яңа кагыйдәләр кертелде. Алар үз эченә тизлек һәм башка төр чикләүләрне кертә. Шунысын да искәртергә кирәк: хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә электр самокаты хәрәкәтен чикли торган таләпләр дә, юл йөрү кагыйдәләрендә нәкъ шушы транспорт төренә багышланган аерым бүлек тә юк. Димәк, самокатта йөрүчеләр җәяүлеләр белән тигезләнә.
 
Шулай итеп, яңа кабул ителгән таләпләр буенча, электр самокатында йөрергә теләүчеләр нәрсә белеп торырга тиеш?
 
–  самокатта 16 яшькә кадәрге балалар, шулай ук исерек хәлдә һәм наркотик кулланган затлар йөри алмаячак. Шулай ук бер транспорт чарасына ике кеше утыру да тыела;
 
– башкаланың 60 урынында рөхсәт ителгән тизлек – сәгатенә 10–15 чакрым;
 
– 9 урында самокатта хәрәкәт итү бөтенләй тыела. Мисал өчен, Казан Кремле, «КазанМолл» сәүдә үзәге территориясе, «Кырлай» һәм «Урам» парклары;
 
– юл хәрәкәте кагыйдәләренә һәм башка таләпләргә туры килмәгән самокатны калдырып китәргә мөмкин булган 16 парковка юк ителгән;
 
– самокатны дөрес итеп урынында калдырмаган өчен 500 сум күләмдә штраф каралган. Июнь аенда 488 кешегә шундый штраф эләккән инде;
 
– кагыйдә бозучыларның шәхси аккаунтларына чик куелачак.
 
Шулай ук әлеге төр транспорттан кулланучыларның йөртү сыйфаты индексы, электр самокаты белән идарә итү культурасын аңлаткан программа әзерләнә.
 
САН
 
Россия күләмендә карасак, ел башыннан май аена кадәр электр самокатында җилдерүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре 195 процентка арткан. Аварияләр саны – 112. Биш ай эчендә аварияләрдә 119 кеше зыян күргән һәм тагын икесе һәлак булган.
 
Казан башкарма комитеты электр самокатын прокатка биреп торучы 122 пунктны сатуга куйган. Аларның гомуми бәясе – 927 мең сум.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.07.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»