|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2021 Җәмгыять
"Матбугат.ру" укучысының солдаттан кайту ВИДЕОсы укучыларыбызда күз яшьләре чыгардыУкучыбыз бик хисси видео җибәрде. Солдат егет әнисе янына кайта. Артта дуслары баян тотып озаталар. Кочаклашу, чәчәкләр, күз яшьләре... Видеодагы солдат – “Матбугат.ру” укучысы Ильяс Фәрхуллин. Теләче егете шушы көннәрдә армия хезмәтеннән әнә шулай кайткан. Бу видео инстаграмыбызда укучыларны битараф калдырмады. Комментарийларда алар болай дип яза: “Мурашки! Пусть все солдаты возвращаются”, “Ай, күзгә яшьләр тулды”, “Сөбханаллаһ, сөенечле мизгелләр”, “Бар солдат та исән-имин булып туган йортларына кайтсыннар”... Солдат Ильяс Фәрхуллин – үзе дә иҗади егет. Музыкант, баянчы, гармунчы, курайда уйный, каләм дә тибрәтә. “Матбугат.ру” бу видео уңаеннан Ильясның үзен дә сораштырды.
“Әнкәемнең исеме Язилә. Хәрби-диңгез флотында хезмәт иттем. Иң зур авырлык - сагыну, юксыну хисе иде. Вокзалда әткәй, дусларым каршы алды, ә әнкәй нигездә каршы алды”, - дип сөйләде Ильяс хәбәрчебезгә.
--- |
Иң күп укылган
|