поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.07.2021 Мәдәният

«Поволжский хоровод» күргәзмәсе август ахырына кадәр эшләячәк

1 июльдә Т.А.Иванова исемендәге Россия кинематографиясе үзәгенең (Куйбышев ур., 105 йорт) Арт-фойесында Самара губернасының 170 еллыгына багышланган «Поволжский хоровод» декоратив-гамәли иҗат һәм һөнәр осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе ачылды.

Социаль-мәдәни технологияләр агентлыгы оештырган күргәзмәдә кулдан чигелгән һәм корамалап тегелгән, туку техникасында башкарылган халык костюмнары һәм сирәк очрый торган борынгы баш киемнәре, керамика, Самара дәүләт мәдәният институтының этномузее фондында сакланган курчаклар коллекциясе халык хозурына куелды. Экспозициягә кергән декоратив-гамәли иҗат һәм һөнәрчелек эшләнмәләре узган гасырда Идел буенда яшәгән халыкларның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыралар. Чарада катнашучы 16 оста арасында безнең милләттәшләребез Миләүшә Завьялова һәм Гөлнара Насыйрова да бар иде. Татар халкының тарихына багышланган стендларда әлеге остабикәләрнең алтын кулларыннан төшкән милли бизәкле түбәтәйләр, алъяпкычлар, энҗе бөртекләре белән бизәлгән калфаклар, изүләр, сөлгеләр һәм башка бизәнү әйберләре тәкъдим ителгән. Палех миниатюралары урнаштырылган витрина экспозициядә аерым игътибарны җәлеп итә торган урыннарның берсе. Биредә төрле сувенирлар урнаштырылган.
 
 
Күргәзмәне Социаль-мәдәни технологияләр агентлыгының декоратив-гамәли иҗат бүлеге мөдире Светлана Степанова ачып җибәрде. Тантанага җыелган кунакларны сәламләп, Самара дәүләт мәдәният институтының мәдәният тарихы кафедрасы доценты Тамара Ведерникова һәм Самара губерниясе халыклары ассоциациясе президенты урынбасары, сәяси фәннәр кандидаты Роман Товченко (рәсемдә) чыгыш ясадылар. "Казарла" шашка белән кисешү федерациясенең Самара бүлеге җитәкчесе Сергей Нестеров башкаруында кылычлы бию һәм Самараның «Бөтен халык байлыгы» иҗтимагый фонды президенты Павел Коровинның үзенчәлекле һәм бик тә моңлы җырлары чараның күркәм бизәге булды. Тантаналы өлештән соң остабикәләр чүпрәк курчак ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Теләгән кеше «хәерле хәбәрләр китерүче курчак» ясап, үзенә истәлекле сувенир итеп калдыра алды.
 
Күргәзмә август ахырынача иртәнге тугыздан кичке сигезгә кадәр эшләячәк.
 
 
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
 
Автор фотосурәте.

---
Бердәмлек
№ --- | 10.07.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»