поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.07.2021 Җәмгыять

Сөмбел Гаффарова: "Урын алып куеп кабер мине түгел, мин каберне көтәрмен түгелме?"

Язучы Әхәт Гаффарның кызы, драматург Сөмбел Гаффарова инстаграм битендә үзенчәлекле пост урнаштырган. Аның күпләр өчен актуаль булган фәлсәфи уйларын түкми-чәчми "Матбугат.ру" укучыларына да тәкъдим итәргә булдык (үзгәртмичә бирәбез):

“Ни… Гөлназ белән Рамил үзләренә зиратта урын алып куйганнар икән бит”, - бер дустым бу яңалык белән башыма сукты диярсең. Шаккаттыммы, көтелмәгәнлектән булдымы, куркып куйдыммы шунда… организм реакциясе шундый булды – мин рәхәтләнеп көлдем.

Туганың янындагы буш урынны, үзеңә дип калдырып, чардуган корып кую безнең авылда гына түгел, башка зиратларда да бар икәненнән хәбәрдәрмен. Алдан алып куючылар сирәк түгел, дип әйтергә телим.

Авылыбыздагы әбиләр мондый хәлгә ничек караганлыклары турында, үзләренең сөйләгәннәреннән беләм, хәтерлим. Берсе әйтә, үзеңә зиратта урын алып кую дөрес түгел. Имеш, алып куелган кабер үзенә тартып тора, гомереңне кыскартасың. Икенче бер әби ун еллап элек китеп барган бабае янында урын алып куйган, әнә, төчкерми дә. Колак кырыем белән ишетеп алдым сөйләшкәннәрен – кемне алма, үлемтеккә дигән әйберләре әллә кайчан әзер. Алары тартып тормый. Алар кирәкле нәрсә.

Кырык тугыз яшьлек Гөлназ ырым-шырымнарга ышанмый. Ул – операция ясаучы табиб-онколог. Дөньяга реаль карый, барлык карарларын салкын акыл белән кыла. Бу карары да аек акыл белән кылынган – теге-бу була калса, якыннарын, туганнарын артык проблемадан ышыкларга тырышуы инде. Кая, нәрсә эшләргә дип кабаланып, аптырашта калырлык булмасын аларга. Табиб – табиб инде, иң беренче, башкалар турында уйлый, башкаларны кайгырта.
Дин әһелләре дә, алдан алып куелган кабер урыны язмышка берничек тә тәэсир итми дип әйтә. Бу – безнең көчебездән килми. Гомеребез фәкать Аллаһы Тәгалә кулында.
Гөлназ белән Рамилнең бу адымнары турында озак уйлап йөрдем. Минемчә ничек соң, дөресме алай эшләү, түгелме – үзем өчен шуны аңларга тырыштым. Әгәр дә кабер урынын арендага алырга уйлыйсың икән (ул җирне сатып алып булмый, ул вакыты чикләнмәгән кулланылышка арендага гына бирелә), димәк, син күпне күргән, сине берни дә аяктан ега алмый инде, дигән сүз. Дөньяда беркем дә мәңгегә килмәгән дигәнне син инде яхшы аңлыйсың, моны кабул иткәнсең. Син әзерсең. Әзерсең.

Шушы берничә аршин җиргә ия булсаммы?.. Кабер тартуын-тартмастыр. Әмма мин ул крын турында артык күп уйлармындыр, мөгаен. Уйлата бит ул. Ачык капкаларга атлыгып кына тормаммы? Кабер мине түгел, мин каберне көтәрмен түгелме? Ул миңа артык җылы булып тоела башламасымы?" - дип язган Сөмбел Гаффарова инстаграмында. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз, дуслар?
Фото: ВТ
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»