|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2021 Спорт
"Ак Барс" Данис Зарипов белән берьеллык контракт төзи. Хезмәт хакы 10-15 млн сум тәшкил итәргә мөмкин"Ак Барс" клубы данлыклы команда капитаны Данис Зарипов белән килешүне озайта. Уенчы һәм клуб берьеллык контрактка кул куячак. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Зариповның элеккеге килешүе 30 апрельдә тәмамланган иде. Узган сезонда 40 яшьлек һөҗүмче регуляр чемпионатның 35 матчында 23 очко җыйды. Ике серияне ул имгәнү сәбәпле кичектерергә мәҗбүр булды, ә аннары тренерлар штабы карары буенча уйнамады.
Искәртеп узабыз, Данис Зарипов - бердәнбер биш тапкыр Гагарин Кубогына ия булган спортчы. Һөҗүмче Казан командасы өчен 16 сезон (2001-2013, 2017-2021) уйнады.
Фото: ХК "Ак Барс"
--- |
Иң күп укылган
|