поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.06.2021 Фаҗига

Кукмарада бер кашык су белән йотарлык, авылның иң чая кызы батып үлгән

Кукмара районының Каенсар авылында бүген кайгы көне. Бер кашык су белән йотарлык, авылның иң чая, иң чибәр. тәвәккәл кызы Зәлидә Сибгатуллина Нократ елгасында батып үлгән.

27 июньдә Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Бурец авылы яныннан үтүче Нократта зур фаҗига була. Елга чәчәктәй яшь гомерне үзенә «йота».
 
Кыз әти-әнисе, сеңлесе һәм икетуганы Динә белән Нократка су коенырга килә ул көнне. Гаилә моңарчы да монда килгәләгән. Нократ яры гел шатлыклы тавышларга күмелеп торган.
 
Фирүзә апа белән Илдар абый Сибгатуллиннар гаиләсен генә түгел, ә бөтен Каенсарлыларны уртак кайгы берләштерә. Һәркем дә әле яшәргә дә өлгермәгән кыз өчен елый, әти-әнисенә сабырлыклар тели.
 
Мәрхүмә белән хушлашу өчен Зәлидәнең авылдашлары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре, курсташлары да килгән. Хәзер авыл зиратында барлыкка килгән кабер берничә көн элек булган вакыйганы искәртеп тора.
 
«Ямьле июнь аенда безнең гаиләгә ике зур кайгы килде»
– Сеңлем үлгән көнне без өйдә калдык. Ул көнне улымның чыгарылыш кичәсе иде, – дип сөйләде безгә Фирүзә апаның бетуган сеңлесе Энҗе. – Баштан бармыйбыз диделәр. Зәлидә үгетләгән, әтисенә барыйк инде, дип ялварган. Әҗәле шулай йөрткәндер. Әтисе бик күндәм, балалар өчен үлеп китә торган кеше. Кызын тыңламыйча булдыра алмаган. 60 чакрым ераклыктагы елгага су коенырга киттеләр. Машинада урын булгач, минем кызым Динәне дә үзләре белән алдылар. “Зәлидә суга батып үлгән” дип шалтыраткач, тәнемә салкын су сипкәндәй булды...
 
Зәлидә белән Динә күрәсең тирәнгәрәк йөзеп керәләр, шул тирәдә "воронка" сыман урын бар икән. Динә бата башлый. Зәлидә аны этеп чыгарып коткара. Ә воронка аның үзен суырып ала. Кызның: «Коткарыгыз», — дип кычкырган тавышына, әтисе дә, шундагы ир-атлар да йөзеп килә. Әмма мизгел эчендә Зәлидә күздән юкка чыга. Әтисе Илдар «Берничә секундка барып җитмәдем, шул урынга барып җиткәнче, ул югалды», — дигән.
 
Елга астында чишмәләр чыгып тора, салкын су кызның тәнен куырып алган дигән версияләр дә бар.
Кызның гәүдәсен ике көн эзли водолазлар. Каенсар авылы халкы да күтәрелә аны эзләүгә.
Һәлак булган Зәлидәнең гәүдәсен Бурец торак пунктыннан дүрт чакрым ераклыкта, елга буйлап түбәнрәк өлештә табып алалар.
— Шул ук көнне әниебез үлде безнең, - дип уртаклашты Энҗе, - Ул бик озак чирләде. Казанда хастаханәдә ятып чыкты. Авырудан тернәкләнә алмады, Зәлидә белән бер көнне әбисе дә вафат булды. Ямьле июнь аенда безнең гаиләгә ике зур кайгы килде. Сүз белән дә әйтеп бетереп булмый йөрәктәге әрнү-яраларны. Уйларга да тырышмыйсың, төш шикелле генә бу. Апа белән җизнинең үлчәп булмый торган тирән кайгысын беркем дә аңламаячак.
 
Каенсар авылы зиратында 29 июнь көнне ике яңа кабер барлыкка килде. Берсе 21 яшьлек Зәлидә, икенчесе аның 72 яшьлек Вәсилә әбисе. Алар янында гына моннан ике ай элек вафат булган бабалары.
 
“Яшәүнең яме бетте”
 
Зәлидә Сибгатуллиннар гаиләсендә уртанчы бала. Өч кыз бергә, тәгәрәшеп, бер-берсенә терәк, сердәш, әти-әнисенең кул арасына кереп үсә. Олы кызлары инде кияүдә, өч бала тәрбияли.
— Апа гаиләсе белән күрше урамда гына яши. Һәрчак бер-беребезгә ярдәмләшеп, дус булып яшәдек. Йөрәк парәләренең үлгәненә әле дә ышанмый алар. Шулкадәр акыллы булды. Әти-әнисе, кыз туганнары өчен өзелеп торды,-дип сөйләвен дәвам итте Энҗе.
Мәктәпне тәмамлагач, Зәлидә Арча педагогия көллиятенә укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлый. Биектауда «Тургай» балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. Анда да кызны бары яхшы яктан гына телгә ала хезмәттәшләре.
— Сеңлем анда ике ел эшләргә өлгерде. Һәр бала күңеленә ачкыч таба белә. Кирәк чакта тынычландыра, урыны белән шелтәләп тә ала. Минем кызым да гел аларда, Зәлидә апасы янында бөтерелде,-ди күз яшьләрен сөртә-сөртә Энҗе.
 
Читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетында укыган Зәлидә. Авылдагы мәктәптә укыганда да спорт ярышларында катнашкан, бернинди чаралар да аннан башка үтмәгән. Иң асыл сыйфатларны үзенә җыйган ходай бүләге булган ул әти-әнисенә.
— Ике ай элек үлгән әтиебез гел төшкә кергән. Моны бөтен туганнар әйтте. Мәрхүмнең гел-гел төшкә керүен яхшыга юрамыйлар,-ди Энже,-Ул Зәлидә белән әнине алып китәргә йөргән инде. Гомере бетәсен сизенгәндәй, гел ашыкты шул сеңлем. Инстаграмдагы сәхифәсендә соңгы язмаларны карап утырдык әле. Алабугага укырга баргач, Чаллыга экскурсиягә барган иптәшләре белән. Менә шунда видеога төшергәннәр аны. Кояш сыман балкып, кош кебек очып йөри ул анда. Соңыннан кул болгый, гүя безнең белән хушлаша. Икенче июльдә җиделәрен укытабыз. Яшәүнең кызыгы бетте. Әни дә, сеңлем дә беркөнне гүр ияләре булды. Бу гомерлек яра, гомерлек үкенеч, мәңгелек сагыш безнең өчен.
 
Кайгылы чакларында янәшәдә булган, ярдәм иткән өчен Сибгатуллинар гаиләсе авыл халкына, туганнарына, дусларына рәхмәт белдерде.
«Шәһри Казан» редакциясе Фирүзә апа белән Илдар абый Сибгатуллиннар гаиләсенә һәм барлык якыннарына, туганнарына, дусларына сабырлык тели, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын сезне. Башка бер кешегә дә бала хәсрәте, ятимлек ачысы күрсәтмәсен! Зәлидәнең гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел булсын.
Фото: sibgatullina_z
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»