поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
24.06.2021 Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова: “Шундый исем буламыни?” — диючеләр аз түгел иде

Соңгы елларда җырчылар — Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә бер-бер артлы куанычлы зур вакыйгалар булды. Бераз борчу-мәшәкатьләрсез дә узмады. Хәзер барысы да җайга салынган, балалар каникулда. Гүзәл белән Илдар район-авылларда Сабантуйларны гөрләтә, яңа концерт программасы әзерли, шул ук вакытта йорт, бакча эшләре белән мәш киләләр.

— Гүзәл-Илдар, күптән түгел кабат әти-әни булдыгыз. Хәлләрегез ничек?

— Аллаһка шөкер, безгә шундый зур бәхет тәтеде. Дүртенче тапкыр әти-әни булдык. Шул сөенеч белән авылда яшәп ятабыз.
 
— Ариана исемен кем сайлады? Бала авыргач, исеменә бәйләнүчеләр дә булды...
 
— Бергә сайладык. Олы кызыбызга Эллари дип кушкач та: “Шундый исем буламыни?” — диючеләр аз түгел иде. Хәзер күпләр бу исемне яратып балаларына куша. Концертыбызга бик күп Элларилар килә.
 
— Балаларның каникул чоры. Ничәнче сыйныфны тәмамладылар? Нәрсәләр белән кызыксыналар?
 
— Эллари X сыйныфны тәмамлады. Математика, инглиз, төрек теле буенча репетитор белән шөгыльләнә. “Тодес”ка биюгә йөри. Яшь аермалары ике ел булса да, Камилла — II, Самир I сыйныфны тәмамлады. Улыбыз 6 яшьтән укырга керде. Камилла рәсем төшерергә ярата, фортепианода уйный. Самирга футбол ошый, инглиз телен өйрәнә.
 
— Өй эшләрендә ярдәм итәләрме?
 
— Балаларыбызның барысы да булыша. Самирга гына әйтәсе бар, Эллари белән Камилла кушканны көтми. Савыт-саба, идән юу, ашарга пешерү, бала карашу кебек эшләрне үзләре белеп башкара. Илдар белән мин дә шулай үстек. Хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әнигә рәхмәтлемен.
 
Гүзәл — Пермь өлкәсенең Барда районыннан, Илдар — Башкортстанның Әлшәй районы Торынтаеш авылыннан. Ике якта да гаиләдә өчәр бала үскәннәр. Үзләре дә, өйләнешкәч, өч бала булсын иде, дип хыялланган. Хәзер алар — өч кыз һәм бер улларының сөекле әти-әнисе.
 
— Бу — иң бәхетле вакыттыр. Әти-әниләр исән-сау, балаларыбыз янда, — ди Гүзәл. — Без — яшьләр, күкрәктә ялкын, йөрәктә ут, күңелдә мәхәббәт, башта миллион хыял, бетмәс яшәү, эшләү энергиясе. Аллаһы Тәгаләдән бәхет сорагыз, фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килсен. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк!
 
— Яңа нигезгә күченгәнсез. Кайсы якларда яшисез, Гүзәл? Эш-мәшәкатьләр арттымы?
 
— Өебез Казаннан ерак түгел, 25 чакрым тирәсе. Бакчада да эшләргә өлгерәбез, шәһәргә дә йөрибез, балалар белән дә мәш киләбез. Профессиональ яктан да тик тормыйбыз, концертлар куябыз, Сабантуйларда эшлибез. Яңа сезонга әзерләнәбез.
 
— Язын йортыгызны су баскан, дип ишеткән идек.
 
— Су басу безнең өчен бик авыр булды. Яңадан ремонт ясарга кирәк. Бөтен әйберне сүтеп чыгардык. Хәзер киптерәбез, шушы көннәрдә башлыйбыз дип торабыз.
 
— “Соңгы елларда тискәре сүзләргә күбрәк игътибар итә башладым, күңелгә якын алам”, — дисез, Гүзәл. Андыйларга җавап язасызмы? Тиз үткәрәсезме? Кәеф төшкәндә, нәрсәләр булыша?
 
— Күңелгә авыр алмаска тырышам. Кайчак начар язган кешеләрнең комментарийларын пост итеп куям. Язылучыларым барысы да укып көлешә. Шунысы кызык: мине яраткан кешеләр генә түгел, күралмаганнары да көн саен күзәтә.
 
— “Гүзәл-Илдар” эстрада театрының эше ничек? Әлегә сез бәби ялында булгач, төркем ял итәме?
 
— Тамашачы киләчәктә безнең театрны һәм яңа программаны күрә алачак.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 24.06.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»