поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.06.2021 Дин

Корбан гаете бәйрәме онлайн узачак?

Мәскәүдә Корбан гаете бәйрәме онлайн узачак. Мәскәү өлкәсендә чикләүләр әлегә кертелмәде, әмма бәйрәм якынлашкач төгәл карар кабул итәчәкләр. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Быел Корбан гаете 20 июльдә башлана.

«Без инде озак вакыт пандемия режимында торабыз. 2019-2020 елларда Корбан һәм Ураза гаете онлайн-режимда узды. Без ихлас күңелдән якынлашып килүче Корбан гаете традиция буенча узачак, дин тотучылар бергә бәйрәм намазы укыячак, дип өметләнгән идек. Әмма Мәскәүдәге агымдагы вәзгыять безгә бу юлы да бәйрәм гыйбадәтен онлайн-трансляцияләүне генә башкарырга туры киләчәге турында искәртә», — дип сөйләде РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов.
 
Ул башкаладагы күмәк чараларның күптән түгел гамәлдән чыгарылуына, катырак чаралар кертелүгә, кешеләрне вакцинацияләргә өндәүгә игътибар итте. Аның сүзләренчә, пандемиягә кадәр мәчетләрдә бәйрәм намазына уннарча мең кеше җыелган, дип яза Татар-информ.
 
«Бәйрәмнәрдә Мәскәү Җәмигъ мәчетенә 100 меңнән артык кеше килә иде. Кешеләр мәчеттәге барлык бушлыкны тутыра, янәшәдәге урамнарга тезелә иде. Мондый шартларда, һичшиксез, вируска каршы чараларны үтәү мөмкин түгел. Шуңа күрә Корбан гаетендә мәчетләргә керү тыелган, мәчетләрдә догалар имамнар һәм хезмәткәрләр катнашында гына уза», — дип аңлатты мөфти.
 
Калган вакытта мәчетләр штатлы режимында эшли, диде РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле. «Дин тотучылар мәчетләргә керә ала, намазлар санитария чараларын үтәп уздырыла — дистанция, битлек, керү урынында куллар дезинфекцияләнә», — дип ачыклык кертте ул.
 
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов сөйләвенчә, Мәскәү өлкәсендә Корбан бәйрәменә чикләүләр әлегә әйтелмәгән, әмма төгәл карарны бәйрәмгә якынрак кабул итәчәкләр.
 
«Корбан гаете турында сөйләргә иртәрәк әле, алда бер ай чамасы вакыт бар. Хәзер вакцинация бара, һәм бәйрәм якынлашкач эпидемия вазгыяте ачыкланачак. Без карарны Роспотребнадзор һәм төбәк хакимияте белән берлектә кабул итәчәкбез. Әлегә без Мәскәү өлкәсендә барлык санитар нормаларны исәпкә алып башкарабыз. Әлегә бездә ниндидер гамәлдән чыгару юк», — диде Аббясов.
Фото: соцсети
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.06.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»