|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2021 Фаҗига
Татарстан юлында авариядә 6 кеше һәлак булган (ФОТО)Кичә көндез Казан-Чаллы юлында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренчә, Nissan внедорожнигы кырыйдагы уң як полосадан хәрәкәт иткән тракторга килеп бәрелгән. Каты бәрелешүдән соң, трактор бер ягына әйләнеп капланган, ә җиңел машина юл кырыендагы коймага килеп бәрелгән. «Внедорожникның йөртүчесе һәм ике пассажиры үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә китергәннәр», — дип яза Татар-информ.
Тагын бер авария кичә көндезге сәгать уннан соң Минзәлә районының Бикбау авылыннан ерак түгел булган.
Шаһитлар сүзләренчә, уникенче модельле «Лада» автомобиле йөртүчесе юлда атны бәрдергәннән соң, машина юл кырыена төшеп киткән.
«Машинада дүрт кеше булган. «Өч кеше һәлакәт урынында ук үлгән, бер ир-атны төрле имгәнүләр белән ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, аңа 23-25 яшь тирәсе», — дип хәбәр ителә.
--- |
Иң күп укылган
|