|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2021 Шоу-бизнес
Азат белән Алсу Фазлыевларның сабыйлары туган (МАЛАЙМЫ-КЫЗМЫ-ИГЕЗӘКЛӘРМЕ)Алсу белән Азат Фазлыевлар гаиләсендә зур сөенче. Алар өченчегә әти-әни булганнар. Бу хакта җырчылар инстаграм аша хәбәр иттеләр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ике улларына иптәшкә нәни кыз алып кайтканнар. Шулай итеп, күпләрнең Алсу игезәк көтә икән дигән фикере расланмады. Сабыйның авырлыгы - 3270 кг, буе - 54 см. Бәби тапканда Азат та Алсу янында булган, күрәсең, чөнки фотоларда бәби янында ир-ат кулы күренә.
"Мин бәхетле! Мин КЫЗ әтисе! Рәхмәт, Алсуым, бәхет бүләк иткәнең өчен. Азатовна, рәхим ит! Без сине сөеп, яратып кына торачакбыз!" - дип уртаклаша ул.
Алсу үзе дә күңелендәге хис-кичерешләрен болай дип яза:
"Бу баланы мин бик озак көттем... Әйтәм бит: карынымда кыз бала икәнен белгәч, мин моны кешегә сөйләргә түгел, хәтта моның хакта артык уйланып, хыялланып йөрергә дә курыктым. Көн дә Ходаемнан "Бар да яхшы булсын, дүрт саны төгәл булып тусын" дип сорадым. Әтисе, котлыйм! Без хәзер күпбалалы гаилә! Ике баһадирдай улыбыз һәм кечкенә принцессабыз бар. Аллага шөкер!" - дигән.
--- |
Иң күп укылган
|