|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2021 Җәмгыять
Кечкенә Ваняны реанимациядән палатага күчергәннәрСтәрлетамактан 12 яшьлек Иванны әнисеннән тартып алганнан соң анда кан рагы чире табылган иде. Баланы әнисеннән йортта уңайлы шартлар булмаганлыктан аералар. "Ваняны реанимациядән палатага күчерделәр. Инде бүген үк тәм-томнар сорады", - дип яза оешма директоры социаль челтәрләрдә.
Элегрәк 12 яшьлек малайда кан яман шеше ачыклануын хәбәр иткән идек. Иванның тарихы, ватылган бәдрәф аркасында, әнисен ана хокукларыннан чикләгәч, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булды. Хатынның баласын тулы канлы тәрбияләүгә, бигрәк тә йортны ремонтлауга 14 мең сум хезмәт хакы җитмәгән. Хатын керемнең зур өлешен кредитка түләгән.
Шул чакта эшкә волонтерлар кушылып, фатирда ремонт ясаганнар: санузелны тәртипкә китергәннәр, сантехника урнаштырганнар, канализацияне чистартканнар. Ә Иван өенә кайтканнан соң табиблар анда лейкоз булуын ачыклаган.
Фото: Башинформ
--- |
Иң күп укылган
|