поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.06.2021 Җәмгыять

Илгиз Колючевка 82 яшь тулган булыр иде

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең беренче халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка 4 июньдә 82 яшь тулган булыр иде. Ул быел, 10 мартта, язның шыксыз һәм җилле бер көнендә фани дөнья белән хушлашты.

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештыручы һәм 50 ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе булган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевны халык та яратты, ансамбль әгъзалары да хөрмәт итте, өлкә җитәкчелеге дә читкә типмәде. Шуңа да “Кеше китә, эзе кала” дип аталган һәм аның истәлегенә багышланган концертка, җәйге матур ял көне булуына карамастан, халык күп килде. Биредә татар милли оешмалары вәкилләрен, кайчандыр “Ялкынлы яшьлек” артистлары булган сәхнәдәшләрен, милли җыр һәм көйгә мөкиббән киткән замандашларын, мәрхүмнең хәләл җефете Асия ханымны һәм улы Илдарны, бертуган апасы Луиза Исмәгыйль кызын, туганнарын күрергә мөмкин иде.
 
Газета укучыларыбыз беләдер инде, бүгенге көндә ансамбль белән Альбина Мәхмүтова җитәкчелек итә. Ансамбльдә ул яңа кеше түгел, заманында үзе дә шушы сәхнәдә җырлаган-биегән, тормышын музыкага багышлап, махсус белем алган, ә бүген педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшләүче милли җанлы шәхесебез. Гомумән, “физиклар һәм лириклар” дигән төшенчә “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә гадәти хәл. Илгиз Исмәгыйль улы физик булса, аңа алмашка килгән Альбина - лирик. Ансамбль әгъзалары арасында да төрле профессия ияләрен күрергә була.
 
Катнашучылар дигәннән: бу тамашада ансамбльнең әлеге составы да, элеккеге һәвәскәрләре дә чыгыш ясадылар, яңа кешеләр дә күренде. Дөресен әйткәндә, тамашачы “Ялкынлы яшьлек”нең бу концертыннан яңалык, дәвамлы булачагын раслаучы дәлилләр көткән иде һәм, минем карашка, теләгенә иреште дә.
 
 
Концерт башында сәхнәдәге зур экраннан “Ялкынлы яшьлек” ансамбле туган мизгелләр күрсәтелде. Бу бәхетле очрашу Асия апа Шәймарданованың туенда булган. Видеода җитмешенче еллар модасы буенча киенгән яшьләр өздереп бииләр, гармунда – Шамил Сатдаров. Шул туйда алар Илгиз Колючев белән дуслашып китәләр һәм ансамбль оештыру турында сүз куешалар. Их дәртле чак, хыялый чак! Ләкин үҗәтлек тә булган бит! Булмаса, илле ел буе ансамбль яшәп килмәгән булыр иде. Бүген инде киләчәге дә бар кебек тоела. Әнә сәхнәдә яшь-җилкенчәк тә күренә башлаган - күптәнге танышыбыз Розалия Әбҗәлимова янына яңа алып баручы һәм җырчы сыйфатында Фәрзанә Мәхмүтова чыккан, хореограф Гөлнәзирә Нуруллина җитәкчелегендә “Ялкынлы яшьлек” сәхнәсенә тәүге тапкыр Диана Таһирова, Руфия Сәлимова, Тимур Бәшәров, Регина Хәсәншина, Алинә Нуруллина, Юлия Салюкова аяк басканнар. Шулай ук җырчы буларак танылган Венера Абдерахманованың бию таланты да булуын күреп бик шатландык. Хуш киләсез, кызлар! Тагын менә сезнең янга биюче егетләр дә табылса, “Ялкынлы яшьлек”нең даны еракларга таралыр иде.
 
Ансамбльнең репертуарында булган биюләр дә ничектер яңарып киткәннәр кебек тоелды. Мәсәлән, күптәнге “Ялкынлы яшьлек” биюе дә, Гөлнәзирә Нуруллина сәхнәгә куйган “Ай, былбылым” да ниндидер яңа мәгънә белән баетылган. Элек башлап биюченең заманча тегелгән ак күлмәге нәрсәне аңлата икән, дип аптыраган булсак, хәзер инде ул былбыл киеме булып күренә. Бию барышында күлмәк кош канатларына әверелә. Бу яңалыкны тамашачылар кул чабулар белән каршы алдылар.
 
Трио башкаруында “Әссәләмүгаләйкүм” (Илнур Алтынбаев, Искәндәр Әхмәтов, Альбина Мәхмүтова) һәм “Мин сине Ходайдан сорадым” (Альбина Мәхмүтова, Венера Абдрахманова, Диана Таһирова), Али һәм Мәрьям Асановлар, Фәрзанә Мәхмүтова - Милана Бадаева дуэты да, күптән сәхнәдә күренмәгән Әлфия Сөнгатова, Ринат Азизов, Алсу Сабирова, Сания Әминованың чыгышлары да тамашачыга тансык булгандыр. Ә Альбина Мәхмүтова башкаруындагы “Кыр казлары” җыры югары сәнгать әсәре булып кабул ителде һәм алкышларга күмелде.
 
Ансамбльнең яңа табышы Шамилә Ибраһимованы күпләр әле белмидер. Ә ул, күптән түгел генә Самарага килеп урнашуына карамастан, өлкә татарлары арасында мөнәҗәтче һәм җырчы буларак танылып килә. Бу көнне ул “Мизгелләр” җырын җырлаганда, экраннан Илгиз Колючев, Фәрхәд Мәхмүтов, Рәфгать Әһлиуллин, Вагыйз Яруллин, Алия Арсланова кебек соңгы елларда вафат булган милли җанлы якташларыбызның фотосурәтләре күрсәтелеп барды. Кем ничектер, ә мин түзмәдем, еладым. Соңгы ике елда язмыш аеруча рәхимсез, арабыздан иң талантлыларны чүпләп алып китә тора.
 
Әлбәттә, Илгиз абый Колючевка, хәләл җефете Асия апага, сеңлесе Луиза апага да игътибар зур булды. Бигрәк тә озак еллар “Ялкынлы яшьлек” ансамбле алып баручысы, 25 ел буе милли чараларны - Сабантуй, Нәүрүз, “Татар балалары җырлый” фестивале кебек массакүләм бәйрәмнәрне, “Радио-7”дә “Ак бәхет” тапшырулары алып баручысы булып танылган Наилә Сабирҗанованың истәлекләре, Асия апага тапшырылган чәчәк-бүләкләре (өстәге фотода) беркемне дә битараф калдырмады.
 
Әлбәттә инде, Илгиз абый күп еллар буе сәхнәдән сөйләгән “Кеше кайчан матур була” шигыре дә яңгырады. Бу юлы аны Мәрьям Асанова укыды. Шулай ук Илгиз Колючев истәлегенә махсус бию дә башкарылды.
 
Күптән инде “Ялкынлы яшьлек” концертларында чыгыш ясаучы Руслан Үмәровның авыр рок музыкасы да яшьләрне генә түгел, олырак яшьтәге рокерларны да битараф калдырмады. Ул үзе генә дә, җырчыларга кушылып та электрогитарада уйнады һәм шулай ук алкышлар белән бүләкләнде.
 
Сәхнә түрендә ни булганын карап утыру рәхәт инде ул. Ә менә сәхнә артында нинди проблемалар булуын белмибез, һәм белергә дә тиеш түгелбез. Тик сер итеп кенә әйтәсем килә, күп очракта ансамбль әгъзаларына сәхнәне дә үзләренә бизәргә, аппаратураны да төзекләндерергә, бии-бии тузган аяк киемнәрен дә ремонтларга, башка вак-төяккә дә акча табарга туры килә. Бу очракта Искәндәр Әхмәтов ярдәмгә ашыга. Ул, ансамбльнең ветераны буларак, ата кеше кебек, гел яшьләргә ярдәм итеп тора, акча кирәк булганда, үз кесәсеннән чыгарып бирергә дә авырсынмый.
 
- Шамилә апа Ибраһимованың кызы Алсу Беленова да ансамблебезнең табышы булды бит әле. Ул үзе музыка җитәкчесе булып эшли, шуның белән дә безгә зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук сәхнә экранында күрсәтеләчәк аерым-аерым видеоларны бер тасмага җыя белә икән. Моның белән ул эшебезне күпкә җиңеләйтте. Искиткеч тырыш, алынган эшен төгәл итеп үтәүче, яңалыкка омтылучан, һәр яктан да камил кеше булып чыкты ул. Мин аның белән очрашуымнан бик канәгатьмен, киләчәктә дә бергә эшләргә насыйп булсын иде, - дип, бераз сәхнә арты серләрен дә чиште Альбина.
 
Илгиз абый Колючевның 82нче туган көне үзеннән башка гына үтсә дә, бик әйбәт, яңалыкларга бай булып узды. Һәр чорның үз кешесе, диде тамашаны ачкан Иршат хәзрәт Сафин. Кызганычка, теләсәк тә, теләмәсәк тә, Колючев чоры тарихта калды, аның һәм ансамбльгә йөргән күпсанлы һәвәскәрләрнең риясыз хезмәте турында “Ялкынлы яшьлек”. Гасырдан гасырга” китабында тәфсилләп
 
язылды. Хәзер инде без “Ялкынлы яшьлек”нең икенче томын башлыйбыз һәм татар яшьләренең яңа талантларын, яңа ачышларын көтеп калабыз.
 
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 10.06.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»