поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.06.2021 Язмыш

«Әти-әни белән бер сөйләшеп утыру минем хыял гына булып калды»

Саба районының Эзмә авылында гомер итүче Габделбарый абый белән Рәшидә апа Йосыповлар 46 ел бер-берсе белән сөйләшмичә яши. Алар икесе дә тумыштан авыру. Бер-берсен бер күрүдән ошаталар. Рәшидә ападан, кияү ошыймы дип сорагач, ул баш бармагын күрсәткән.

Алар матур яшиләр. Бер дигән кыз үстерәләр. Без алар турында кызлары Рәйсә белән сөйләштек.
 
–  Әти белән әнинең яшь аермасы – 9 ел. Бервакыт әтинең әтисе белән әнинең абыйсы бергә урман кисә. Шунда Рифкать абый, минем сөйләшә алмый торган сеңлем бар, дип әйтеп куя. Бабаебыз исә, минем дә шундый улым бар бит, дип җавап кайтара. Сөйләшү туй белән тәмамлана. Әни әтине  бер күрүдә ошата. Әти дә аның чибәрлеген күреп өнсез кала. Безнең әни яшь вакытта сәхнәдән төшмәгән, бик оста биюче булган. Артыннан егетләр дә күп йөргән. Әби генә каршы килгән. Баласы бәхетсез булыр дип курыккандыр инде, – дип сөйли Рәйсә.
 
Габделбарый абый белән таныштырганда, Рәшидә апаның әти-әнисе үлгән була инде.  Яшьләр Эзмәдә, шул нигездә оя кора.
 
– Алар икәү генә яши башлыйлар. Бер-берсен ишарәләр белән аңларга өйрәнәләр. Әни гомер буе кешеләргә күлмәк тегә, чигү чигә, шәлләр бәйләп сата. Әле хәзер дә бер генә карап ала да, әллә нинди бизәкле башмаклар бәйләп куя.  Әти исә балта остасы иде. Авылда күп кенә кешеләргә капка ясап биргәнен хәтерлим. Алар икесе бергә йорт та төзеп чыкканнар, – ди Рәйсә. – Алар өйләнешеп, бер ел узгач, мин туганмын. Башта алар кебек ишарә белән сөйләшә башланганмын. Әнинең абыйсы әти ягыннан әби белән бабайга кайтарып куя. Яхшылап сөйләшкәнче аларда торуымны тели. Кайчак үзенә алып китә иде. Мин мәктәпкә барганчы сөйләшә торган кешеләр белән яшәдем.
 
Рәйсә кечкенә чагында әти-әнисенең сөйләшмәвенә читенсенә. Әмма авылдашларның ник берсе алар гаиләсе хакында начар сүз әйтеп, кырын карасын! Кешеләрнең якын итүләре, яхшы мөнәсәбәте Рәйсәнең күңелен күтәрә. Ул газиз кешеләрен ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнә.
 
– Аларның күңеле әйбәт. Начарлык белмиләр, изгелек телиләр.  Әтиемнәр дә гаиләдә 4 бала була. Әниләрдә дә – 4 бала. Калганнар барысы да сау-сәламәт. Әти белән әни генә шулай, башкалардан аермалы була. Әти-әни белән рәхәтләнеп бер сөйләшеп утыру минем хыял гына булып калды. «Кызым» дигән сүзгә дә сусап яшәдем. Миңа аны әйтәсе килеп тә, әйтә алмадылар. Әмма алар бар яратуларын йөрәк җылысы, назлары аша бирделәр. Мин үземне бик бәхетле бала дип саныйм. Әти белән әни гомер биреп, мин үз гаиләмне корып, 3 бала үстердем, – ди Рәйсә.
 
Узган ел көз көне Габделбарый абый коронавирус белән авырып китә. Әнә шул чакта әнисенең ничек өзгәләнгәнен күрә инде кызлары.
 
– Чын ярату менә нинди була икән ул! Аларның бер-берсе өчен бик кадерле кешеләр икәненә тагын бер кат ышандым. Әле менә әни белән хастаханәдә йөрибез. Әтинең ничек борчылганын белсәгез иде. Кайчак бәхетле булыр өчен сүзләр дә кирәкми икән. Йөрәк аша тою, күңелең белән ярату да җитә, – ди Рәйсә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.06.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»