поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.05.2021 Җәмгыять

Ипи тәмле икән!

Китап кибетенә керсәң, ниндие генә юк, газета алыйм дисәң башлар әйләнә – йөзәрләгән исемдәгесен тезеп куйганнар. Телевизор карыйм, радио тыңлыйм дисәң дә, җаның теләгәнен кара, тыңла, рәхәтлән. Боларыннан да уздырганы – интернет сайтлары. Андагы мәгълүмат, андагы яңалык, хәбәр! Теләсә-нинди темага, иксез-чиксез...

Мин ютуб сайтыннан Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дәрес-вәгазьләрен яратып карыйм, тыңлыйм. Саф татарча, гади телдә шулкадәр ягымлы, үтемле итеп сөйли – аерыла алмый тыңлыйсың. “Ризыкны киңәйтү серләре” темасына багышланган берничә дәресе бар аның.
 
Беркөнне ризыкны хезмәт аша киңәйтү турындагысын тыңладым. Хәзрәт, гадәттәгечә, пәйгамбәрләр тормышыннан мисаллар, төрле хәдисләр китерде. “Хәзер ипи тәмсез, элек тәмле иде дип зарланучылар бар”, – диде ул. Һәм бу фикер белән килешмәвен әйтте.
 
“Ипи тәмсез дияргә тел әйләнми, әйе, яшь, көчле, эшләп йөргән чакта бөтен ризык тәмле була инде ул, сез зур сәүдә үзәкләренә кереп карагыз әле, утызлап төрдәге ипи, нинди генә оннан, ниләр генә кушып пешермәгәннәр – аларны тәмсез диеп булмый”, – диде.
 
Һәм элек әби-бабайларның күп эшләүләрен, һәрвакыт хәрәкәттә булуларын, шуңа ризык тәмен белүләрен, үзең эшләп тапкан, үзең пешергән ризыкның тәмле булуын, ә хәзер кешеләрнең бик аз хәрәкәтләнүен, ялкаулыкка бирешүләрен аңлатты.
 
“Ипи тәме бозылмады, без бозылдык, безнең авызлар бозылды”, – диде хәзрәт. Чыннан да, хәзрәт хаклы бит. Сайланабыз, ризык талымлыйбыз. Ә ипи тәмле икән бит, ярмалар, сөт, камыр ризыклары да тәмле, туклыклы икән, тик моны аңлау өчен ураза тотып карау кирәк икән.
 

Алсу ГАФФАРОВА, Яшел Үзән
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.05.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»