поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.05.2021 Җәмгыять

Муса Җәлилнең ничә хатыны, ничә баласы булган?

ТНВ каналында Зәмирә Рәҗәпованың «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан Муса Җәлилгә багышланган «Ватан» романын язуы турында сөйләде.

«Муса Җәлил, сугышта булудан тыш, аның тормыш юлы да эчтәлекле. Әминә ханым аның өченче хатыны булган, кызы Чулпан — өченче баласы.
 
Җәлил ике тапкыр гаилә корган булган. Аның беренче хатыны — Рауза ханым. Алар бергә торып китә алмыйлар, ләкин балалары Альберт туа.
 
Альберт абыйны беләм, ул Казан университетының хәрби кафедрасында укыта иде. Аның ике улы — Альберт һәм Камил, алар — Муса Җәлилнең оныклары. Китап язганда шагыйрьнең оныклары белән очраштым, алардан кызыклы материаллар алдым. Бу китапны тәкъдим итү чарасына аларны чакырдым. Камил, сәхнәгә менеп, халыкка күренде.
 
Сугыш вакытында Муса Җәлил әсирлеккә эләгә һәм аны сатлыкҗан дип игълан итәләр. Шул сәбәпле, Әминә сугыш вакытында исемен, атасының исемен үзгәрткән. Ул Муса Җәлил акланганчы, 1956 елга кадәр, Нина Константиновна булып йөргән.
 
Ә беренче һәм икенче хатыннары Рауза апа белән Зәкия апа исемнәрен үзгәртмәгән, Муса Җәлилдән балаларына алимент алганнар.
 
Икенче никахы Зәкия апа белән, аның белән шулай ук аралаштым. Ул Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында эшләде. Зәкия апа Муса Җәлилнең беренче гаиләсе булуын белә дә, ирен калдырып, Ташкентка китә һәм шунда Люцияне тудыра.
 
Ике хатынын аерган Муса Җәлил, үзе генә калгач, өченче тапкыр өйләнә. Аның өченче хатыны Әминә була, кызы Чулпан туа.
Җәлил аклангач, беренче булып Әминә ханым һәм Чулпан кызы таныла, ә калганнар, аерылган хатыннар булгач, онытыла», — дип сөйли Рафис Корбан. Бу хакта "Интертат" язган.
 
Шулай итеп, Муса Җәлилнең өч баласы — Альберт исемле улы, Люция һәм Чулпан исемле кызлары бар.
Фото: "mbuk-cmb.ru"
Автор: Резеда Галикәева

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»