поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.05.2021 Язмыш

«Ахыргача энем исән дип көттек. Әле күмеп кайткач та, һаман моңа ышанасы килми...»

Бер ай элек Мамадышта югалган 22 яшьлек егетнең мәетен табулары хакында без хәбәр иткән идек. 26 май көнне Мамадыш районы аша үтүче Кама елгасында билгесез ирнең үле гәүдәсе калкып чыга. Моңа тап булган балык тотарга килгән кеше тиз арада ашыгыч хезмәтләргә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Хокук саклау органнары ачыклаганча, үлгән ир апрель аенда югалган Раил Мирзасалиховның мәете булып чыга. 
 
27 майда мәрхүмне туган авылы Усәлидә җирләделәр. 
 
— Ахыргача энем исән дип көттек. Аны эзләүне игълан иткән идек, - дип сөйләде безгә Раилнең апасы Айзилә, - Хәзер хокук саклау органнары "суицид" дигән беренчел версияне карыйлар. Әмма без моңа берничек тә ышана алмыйбыз, чөнки мондый адымга бару өчен аның бернинди сәбәп һәм шартлары юк иде. Ул бик тыныч, юаш, эчми-тартмый, кеше белән бәхәскә кермәүчән егет булды. Аның хәтта йөргән кызы да юк. Әни икебезне берүзе үстерде. Мин туган авылыбызда яшәүче әнигә көненә бер-ике тапкыр шалтыратсам, Раил 4-5 тапкыр шалтыратты. Әни өчен үлеп китте. Ул автотранспорт техникумын тәмамлады, юл трассасында урнашкан кофе сату ларегына көн дә барып эшләде. Бездән ерак түгел бер йорт аша фатирны арендалап яшәде. Ялларында әни янына ашыкты. Кыш көне Мамадышның үзендә фатир алам дип план корып йөрде, шуңа акча туплап бара иде. 
 
Раил агымдагы елның 16 апрелендә югала. Шул вакыттан бирле аның хакында беркем берни белми. 
 
— Кешене өмет йөртә бит, без югалганнарны табуда ярдәм итәргә мөмкин дип күрәзәчеләргә бардык. Төрлесе төрлечә әйтте, әмма һаман күңелдә ышаныч яши иде. Коллыкка алып китеп эшләтүчеләр турында ишетеп - белгәнгә, без моңа да тукталдык. Бер-ике ел эшләтерләр дә, кайтып керер дип уйладык. Берничә күрәзәче буып үтергәннәр дигән версия әйтте, әле соңгы тапкыр 18ендә барган идек шундый юраучы әбигә, ул безне шулай дип әйтеп кайтарды. Канатларыбыз каерылса да, өмет чаткылары барыбер сүнмәде. Әле күмеп кайткач та, һаман моңа ышанасы килми, - дип елый Айзилә.  
 
Хокук сакчылары версиясенә дә ышанмый ул. 
 
— Раил югалган көнне, ул яшәгән фатирга бардык, бар да тәртиптә, өстәлендә әле яңа гына кибеттән алып кайтып куелган җиләк-җимеш, азык-төлек тора, икенче көнгә эшкә барырга дип машинасына да бензин салдырып куйган. Бер дә үз-үзен үтерергә теләгән кеше гамәлләренә ошамаган бит инде бу, - дип ачына Раилнең апасы,- Шуңа хәзер суд-медэкспертиза нәтиҗәләрен көтәбез, ул Казанга җибәрелгән. Бер атнадан соң әзер булырга тиеш диделәр. 
 
Айзилә гаиләләренә килгән кайгыны мистика белән дә бәйли. 
 
— Үлем безнең өйнең капкасын былтыр какты, ураза ае иде. Нәкь май аенда, чәршәмбе көнне без әбиебезне күмдек, менә быел да нәкъ чәршәмбе көнне энебезне җир куенына салдык. Үз янына чакырды микәнни бахыркаем, - ди Айзилә. 
 
"Шәһри Казан" редакциясе Раилнең якыннары, әнисе Фәридә апа һәм туган апасы Айзиләнең авыр кайгысын уртаклаша. Күркәм сабырлыклар сезгә. 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.05.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»