|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2021 Җәмгыять
"Әнине җирләдем, улым туды..."Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин дүртенчегә әти булды. Бу хакта бүген ул социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте. «Мондый эмоциональ штормда мин әле беркайчан да булганым юк иде. Бүген төнлә дүртенче тапкыр әти булдым! Шатлык! Иван Сидякин 2.55 сәгатьтә дөньяга килде", – дип шатлыгы белән уртаклаша Александр Геннадьевич.
Искәртеп узабыз, дүшәмбе көнне аның әнисе вафат булган иде.
"Кичә әнине җирләдем. Ул оныгын шулкадәр күрергә теләгән иде... Бераз гына көтеп алалмады. Тик кайдадыр, күкләр канцеляриясе юллларында, алар, ышанам ки, очрашканнардыр. Барысы да яхшы, әни. Ул туды! Анда тыныч бул», - дип язды Александр Сидякин.
Якты дөньяга рәхим, сабый!
Фото: "Башинформ"
--- |
Иң күп укылган
|