поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.05.2021 Җәмгыять

"Күпме кеше шушы бәхеттән мәхрүм булып, телевизор каршында ауный!"

Иртәгә - 27 май көнне - Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне. Президент Борис Ельцин указы буенча Китапханәче көне рәсми рәвештә 1995 елның 27 маеннан башлап билгеләп үтелә. Бу көнне Россия Императоры беренче халык китапханәсен ачкан булган. Бүгенге көндә ул китапханә Россия милли китапханәсе дип атала.

Хәзерге интернет заманында күпләр китапханәләрнең кирәге юк, теләсә нинди сорауга җавапны интернеттан да табып була, дип уйлыйлар. Ә минем карашка, күп укудан бераз таушалган китапны кулыңа алып, бар булмышыңны онытып, китапханәнең сихри атмосферасына чумуга берни дә җитми. Күпме кеше шушы бәхеттән, мәдәният һәм сәнгать дөньясыннан мәхрүм булып, телевизор каршында ауный!
 
Укучыларын югалтып баручы бүгенге көн китапханәләре ничек яши, чынлап та аларның кирәге бетеп барамы, әллә киләчәге бармы дигән сорау белән Самараның «Яктылык» татар мәктәбе китапханәсендә 20 ел буе эшләүче Лия Назыйф кызы ГАЛИМОВАга мөрәҗәгать иттек.
 
- Китапханәче кем ул? - дип башлады ул сүзен. - Ул гаҗәеп мавыктыргыч дөньяны гизеп йөрүче сәяхәтче кебек бит. Китапханәдә теләсә нинди сорауга җавап табып була. Бары тик сорауны аңлаешлы итеп бирергә һәм кулыңны кирәкле юнәлештә сузарга гына кирәк. Кемдер китапханәдә вакыт уздыруны буш шөгыль дип саный икән, ул бик нык ялгыша. Кайберәүләр кем булып эшлисез дигән сорауга «китапханәче» дигән җавап ишеткәндә, кыек кына елмаеп куялар. Бу бары тик безнең һөнәрнең никадәр кызыклы булуын белмәүдән килә, дип уйлыйм. Китапханәче һөнәре тормыш рәвешемә әверелгән өчен мин язмышыма бик рәхмәтле. Һәр эш көне миңа яңа ачышлар һәм яңа белемнәр бүләк итә. Китапханәче булу өчен уйлап табучан, актив һәм эзләнүчән кеше булырга кирәк. Ул бик тә заманча һәм уникаль һөнәр.
 
2014 елдан башлап мәктәп китапханәләре - мәгълүмати-китапханә үзәкләре, ә анда эшләүчеләр педагог-китапханәче, дип аталалар. 2019 елда мин дә югары квалификация алдым. Бик күп эшләр башкарылды, киләчәккә дә планнар шактый күп әле. Уңышлы булуның төп формуласы - ирешкән уңышларыңа канәгать булып туктап калмаска, яңа үрләргә омтылырга кирәк.
 
“Яктылык” мәктәбенә мине Харидә апа Дашкина чакырып китерде. Ул хезмәткәрләр өчен дә, укучылар өчен дә әни кебек иде. Һәр бала өчен борчылучы, хезмәткәрләренә акыллы киңәшләр бирүче, бирелеп эшләүче җитәкче иде. Шуңа күрә миңа да яңа урынга ияләшергә бик җиңел булды.
 
Без ел саен, «Безнең мәктәп китапханәсе» өлкә конкурсында катнашып, призлы урыннар яулап киләбез. Быел, 8 санлы балалар китапханәсе белән уртак килешү буенча, “Кышкы спорт төрләре”, “Гыйлем дөньясына сәяхәт”, “Космос”, “Халыкара һәйкәлләрне саклау көне”, “Табигать”, “Җиңү көне” темаларына багышланган егермедән артык чара үткәрдек. Төрле күргәзмәләр оештырабыз, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Китап сөючеләр» түгәрәге эшләп килә. Пандемия игълан ителгәч, онлайн-чаралар үткәрелде. Укучылар белән бергә мин үзем дә төрле конкурсларда катнаштым. Укучыларның китапханәгә теләп йөрүләре бик куандыра. Димәк, укытучылар, ата-аналар һәм мин балалар күңелендә белем дөньясына карата кызыксыну һәм мәхәббәт уята алганбыз. Китап - остаз да, китап - дус та, китап - ярдәмче дә. Китап белән дус булган кеше киләчәк һөнәренә, тормыш юлына ышанычлы адымнар белән басачак.
 
Безнең китапханә «Бумажный бум» макулатура җыю экология-агарту проектында да катнашып, балаларга уен формасында урманнарны саклау мөһимлеген, кәгазьдән яңа төр продукция эшләп чыгару мөмкинлеген аңлатабыз.
 
Китапханә эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше - укучыларны яңа уку елына дәреслекләр белән тәэмин итү. 2015 елдан башлап без бу бурычны да уңышлы гына башкарып киләбез. Дәүләт дәреслекләр сатып алу өчен һәр балага бары тик 650 сум гына акча бүлеп бирә. Ә дәреслекләр саны 20гә җитә. Билгеле, хөкүмәт биргән акча бер-ике китап сатып алырга гына җитә. Мәсәлән, инглиз теле китабы 800 сум, ә ул 2 өлештән тора! Шуңа күрә без башка китапханәләр белән алмашу хакында килешү төзеп, үзебезнең мәктәп укучыларын дәреслекләр белән тәэмин итүгә ирештек. Ата-аналар да моның зур хезмәт булуын, дәреслекләрне тәртиптә тотарга тиешлеген аңласыннар иде...
 
Лия Назыйфовнаның әнисе Казан ягыннан, әтисе – Тупли авылыннан. Назыйф абзый Яңа авыл һәм Аръяк авылларына кое казып биргән Юзәй бабайның оныгы икән. Назыйф ага Советлар заманында Кыргызстан Республикасының Финанслар министрлыгында дәүләт керемнәре бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, финанс министрлар коллегиясе әгъзасы булган. Аңа күп тапкыр Мәскәүгә күчәргә тәкъдим итәләр, әмма ул эшен ташламый. Хезмәттәге казанышлары өчен аны Халыклар дуслыгы ордены күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләклиләр. Лия да шунда үскән, югары белем алып, хезмәт эшчәнлеген дә шунда башлаган - төзелеш көллияте китапханәсе мөдире буларак, зур тәҗрибә туплаган. Аның кулы астында бер филиал һәм биш хезмәткәр булган.
 
Тормыш иптәше хәрби кеше булганлыктан, язмыш аларны Самарага китерә. «Яктылык» мәктәбе белән ул өлкән улына укырга керергә вакыт җиткәч таныша. Малай мәктәптә бик яхшы укый, тәртипле була. Лия Галимованың китапханәче булганын белеп алган Харидә ханым аны шунда ук эшкә чакыра. «Ул арада кызыма да беренче сыйныфка барырга вакыт җиткән иде, - дип искә ала Лия апа. - Шулай итеп, минем тормышым «Яктылык» белән бәйләнде. Менә инде 20 ел вакыт үтеп тә киткән, ә мин моңа бер дә көенмим, чөнки эшемә шатланам һәм нәтиҗәсен күреп ләззәт алам», - дип елмая ул.
 
Китап дөньясына мәхәббәт уятучы барлык китапханәчеләргә дә шундый ук бәхет телибез һәм якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телибез.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 26.05.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»