поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.05.2021 Ир белән хатын

Хатынның әнисенә кем дип дәшәргә?

Беркөнне эштә кияү кеше хатынының әти-әнисенә ничек эндәшергә тиеш дигән сорау туды. Күп­челек җирдәге кебек, безнең якта да “әби-бабай” дип эндәшәләр, минем ирем дә әти-әниемә шулай әйтә иде, кызганыч, алар бу дөньяда юк инде. Әнием олы яшьтә булса да, минем аңа “әби” дип әйттерәсем килми иде — әниләр һаман яшь кебек бит алар, бер дә картайтасы килми.

Тик руслар “бабушка-дедушка” димиләр, “тесть-теща” дип сөйләшәләр бит, бездә бу кадерле кешеләрнең чын татарча исемнәре юк микәнни дип интернетка кереп караган идем, юк икән, “әби-бабай” дию киң таралган. Телебез шундый бай, югыйсә...
 
Кыз кияүгә чыкканда миңа 41 тулган гына иде әле. Кияү кызга: “Безнең якта хатынның ата-анасына әти-әни дип әйтәләр, мин дә шулай дип әйтермен”, — дигән. Ирем белән мин: “Без — әби белән бабай”, — дип әйттек. Кияү шулай дип дәшә дә. Хәзер уйлыйм: бездә эгоизмның бер төре булгандыр инде. Улымның да бездән кала тагын кемгәдер “әти-әни” дип эндәшүеннән куркып калдык димме...
 
Кодабыз — кияүнең әтисе үлеп киткәч, ул кызга: “Ичмасам, бабайга да әти дип әйтмәдем бит, шул сүзне әйтер кешем бөтенләй калмады...” — дигән. Өйләнергә йөргән улыма хәзер: “Булачак кодалар яшь кешеләр, аларга әти-әни дип әйтерсең”, — дим.
 
Әти дә, әни дә бер генә булырга тиеш инде, уйлап карасаң, үзеңне тудырып-үстергән кешеләрдән башка тагын кемнәргәдер “әти-әни” дип эндәшү дө­рес тә түгел кебек. Тик, борынгылар шулай хәл кылганнар икән, димәк, шулай кирәк булган. Элек-электән килгән йоланы үзгәртеп, “мөгез чыгару” ярамый. Алайса хәзер каенана-каенатасына ни тегеләй, ни болай эндәш­мәүче киленнәр, әбисе белән бабасына кем дип тә әйтмәүче кияүләр яки “сез” дип сөйләшүчеләр дә күренгәли. Гомер-гомергә килгән тәртипне сакламасак, “тесть-теща”­ларга әйләнүебез дә бик ихтимал, Аллаһ сакласын.
 
Илсөяр ШӘРИПОВА. Питрәч

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.05.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»