поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.05.2021 Мәдәният

Бүген 18 майда – күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловның тууына 95 ел (ТАРИХИ ФОТОЛАР)

Күп кенә мәгълүмат чыганакларында Габдулла Рәхимкулов 1926 елның 15 февралендә туган дип язылган. Әмма Татар дәүләт филармониясе архивында сакланучы "Личное дело"сында ул 18 майда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында туган дип күрсәтелә. Габдулла кечкенәдән үк җырларга ярата, мәктәптә укыганда төрле сәнгать чараларында актив катнаша.

Ул 1943 елда сугышка алына, ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда Хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый.

1950 елда ул Магнитогорск шәһәрендә училище тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы мастер таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый. Ләкин җырга, сәхнәгә булган мәхәббәт аны Магнитогорскида эшләп килүче татар драма түгәрәгенә китерә, концертлар оештыруны башлап йөри.
1954 елда Казанга кайткач, Г.Рәхимкулов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында солист буларак үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Бераздан ул эстрада бүлегенә күчеп, үзенең концерт төркемен оештыра.

1961 елда ул Казахстанда эшләргә чакыру ала, анда бер ел эшләгәч, аны яңадан филармониягә чакырып алалар. Җырчы үз иҗатына бик таләпчән карый, яңа җырлар өйрәнә, онытыла башлаган татар халык көйләрен репертуарына кертә. Ул татар халык җырларын, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Исмай Шәмсетдинов, Фасил Әхмәтов, Хөснул Вәлиуллин һәм башка композиторлар иҗат иткән җырларны оста башкара. Аның репертуарында аеруча Сара Садыйкова әсәрләре киң урын ала. Композитор аларның кайберләрен нәкь аңа махсус иҗат итә: «Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз торналар», «Керфегеңә тамармын мин» - шундыйлардан.

Җырчы 1979 елда лаеклы ялга чыкса да, әле тагын унбиш ел буе үзенең концерт төркеме белән республика буйлап чыгышлар ясый. 1997 елның 9 октябрендә вафат була, туган төбәге зиратында җирләнә.

 

Беренче рәттә (сулдан уңга): Фәхри Насретдинов, (?), Сара Садыйкова, Г. Азаматов, Разия Тимерханова. Икенче рәттә (уртада): Габдулла Рәхимкулов. Мәскәү, 1969 ел

Татарстан районнары буйлап гастрольләрдә. 1969 ел

Габдулла Рәхимкулов. Баянчылар: Данис Хафизов, Фәйзи Садыйков.

Сәхнә ветераннары бер сәхнәдә. К.Тинчурин театры. 1993 ел

Габдулла Рәхимкулов үзенең инструменталь ансамбле белән.

1 Май демонстрациясендә. Казан

Композитор Сара Садыйкова иҗат кичәсе белән Мәскәүдә. 1969 ел

Габдулла Рәхимкулов, баянчы Рафаэль Курамшин

Габдулла Рәхимкулов, Мансур Гатиатуллин

Габдулла Рәхимкулов, баянчылар: Данис Хафизов, Фәйзи Садыйков. 70 нче еллар


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»