поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.05.2021 Фаҗига

"Бернәрсәсез калдык - бар булган әйберебез янып бетте" (ФОТО)

Бәланең кайчан ишек кагуын беребез дә белми дә, сизми дә, күпчелек очракта без моны "күрәчәк" дибез. 16 май көнне Тәтеш районы Урюм авылында янгын чыгып күп балалы гаиләне бернәрсәсез калдыра.

Альбина Христофорованың йорты, каралты-куралары мизгел эчендә янып, көл өеменә әйләнә. 
 
— Бәхетсезлек электр чыбыкларының төзексезлеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Әлегә тикшерү бара, - диделәр безгә республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. 
 
Альбина төне буе янгын урынында күз дә какмыйча, пыскып торган урыннар янәдән янып китмәс өчен кизү торган.
 
— Ничә еллар буе төзегән, күпме көч түккән өебез, гомер буе җыйган мал-мөлкәтебез бер мизгел эчендә янып бетте. Өстебездә ни бар, шуның белән урамда калдык. Документларны да ала алмадык. Үзем янгын чыккан вакытта, балалар белән (ред.искәрмәсе: олы улы армиядә хезмәт итә, уртанчысына 18 яшь, кече кызына 11 яшь) бакчадагы түтәлләргә су сибеп йөри идек.  Йортның түбәсе яна башлады, шул санаулы минутлар эчендә бөтен җирне камап алды. Ут бик көчле иде. мөстәкыйль рәвештә үзебез генә сүндерә алмадык. Ичмасам, йорт-җир дә иминиятләштерелмәгән. Тынычлана алмыйм, янып беткән өйгә карыйм да, елыйм. Ничек яңа йорт төзисе булыр, - ди Альбина Христофорова (Хәсәнова). 
Альбина берничә ел элек ирен югалткан, өч баланы бер үзе тәрбияли. 
 
Дуслар, изге эш эшләп үзебезгә әҗер-савапларын алыйк әле. Мондый кайгы җиле беребезнең дә ишеген какмасын, бәла-казалардан Ходай үзе сакласын. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен Сбербанк картасының номеры:  2202 2003 9041 0478.  Альбинаның телефон номеры:  79063249201. 
 
Алар шулай ук савыт-саба, азык-төлек, көнкүреш техникасы, кием-салым, урын-җир әйберләренә һ.б. мохтаҗ. 
 
 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.05.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»