поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.05.2021 Авыл

Фирдия апа Гатиятова кәҗәләренә массаж ясап, памперс кидереп үзе белән йоклата

Арча районының Чөмә-Елга авылында яшәүче Гатиятовлар өчен мал гына түгел, гаилә әгъзасына әйләнгән кәҗәләр. Терлек турында бу дәрәҗәдә борчылып, назлы итеп сөйләгәннәрен ишеткәнем юк иде.

Фирдия апа гомер буе колхозда эшләгән. Ире Рифкать абый белән бер атна дигәндә парлашканнар. “Шимбә күрде, чәршәмбе сорарга килде, атна азагында никах укыттык”, — дип сөйли җор телле Фирдия апа. Менә инде 56 ел тигез гомер кичерәләр. Ике балалары, ике оныклары бар.
 
— Хәзер ике малай, бер кыз үстерәбез, — дип елмаялар. Кәҗә бәтиләре турында әйтүләре икән. Башта сыер асраганнар. Тик олыгайгач (Рифкать абыйга — 85, Фирдия апага 76 яшь), 15 еллап инде кәҗәләр тоталар. Ана кәҗәгә 5 яшь. Көненә 3,5 литр сөт бирә икән.
— Биш минутта сепаратордан чыжылдатып каймак чыгартам, эремчеге бик тәмле була, корт та ясыйм. Сөтен эчәбез, бик файдалы, яман шешне кисәтә дип тә әйтәләр, — ди Фирдия апа.
 
Матуркай ел саен 3-4 бәти китерә. Салкында туңмасын өчен, Фирдия апа ире белән аларны чиратлап саклый. Хәлсезрәк булгач, кыш буе берсен өйдә тотканнар.
— Памперс кидереп, гел янымда йоклаттым. Кәҗәнең имчәге икәү генә. Шуңа да ашаганда бәтиләр үзара сугышмасын, бер-берсенә комачауламасын өчен, сөтне савып, барысына да тигез итеп шешәдән имезәм. Аларны бала караган кебек тәрбияләргә кирәк, — ди әңгәмәдәшем.
 
Кәҗәләргә теләсә нәрсә ашатырга ярамый икән.
— Алар йомшак печән ярата. Бакчада люцернаның бөреләнгәнен көтеп торабыз да, коры таякка калганчы, Рифкать чалгы белән чаба. Тал ботакларын да турап бирәбез. Анда файдалы каротин матдәсе күп икән. Матуркайларым чыршы ботакларын, Америка өрәңгесен дә теләп ашый. Хәзер кара ипи, печән бирәм. 1 чиләк җылымса суга 1 аш кашыгы тоз салып эчерәм, — ди Фирдия апа.
 
Авылда көтү юк, шуңа да кәҗәне арканларга кирәк. Монда аерым кагыйдәләрне истә тоту мөһим. Шук кәҗәләр бер-берсенә зыян салмасын өчен, араларын бер метр чамасы калдырып бәйләсәң яхшырак. Уйнашып, берсенең мөгезе икенчесенең муенчагына эләгеп, буылып үләргә мөмкиннәр. Эссе кояшта алар авыруга сабыша. Шуңа да кояш кыздырганда, күләгәле, җиләс урынга күчерергә кирәк.
Абзарны ике метр биеклектә, такта арасын шырпы тартмасы киңлегендә эшләргә киңәш ителә. Рәшәткә очларына Т хәрефе формасында аркылыга такталар кадаклау бәтиләр сикереп имгәнмәсен, асылынып калмасын өчен кирәк. Кәҗә — чиста хайван. Шуңа да абзарны гел чиста тотарга кирәк. Шул чакта гына сөте тәмле була икән.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 15.05.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»