|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2021 Фаҗига
Тукай районында кешеләр корыган үлән “каргышыннан” йортсыз калганТатарстанда 26 апрельдән 16 майга кадәр кертелгән янгыннарга каршы үзгә режимны 26 майга хәтле озынайту тәкъдим ителде. Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә республикада янгыннарга каршы Хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда төрле ведомстволар җитәкчеләре һәм видеоэлемтә аша муниципаль районнар вәкилләре катнашты.
"Янгыннар саны кими төште, ләкин, мәсьәлә барыбер дә кискен булып кала бирә. Тукай районында шушы көннәрдә генә корган үлән янудан күчкән янгында “Кама” бакчачылык ширкатендә 26 йорт күмергә әйләнде", - дип Алексей Песошин янгыннарга каршы чараларга җаваплы карау зарурлыгын искәртте.
Республикада язгы якта корган үләннәр януның 1906 очрагы теркәлгән һәм сүндерелгән. "Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, корган үләннәргә һәм чүпләргә ут төртергә ярамый. Корган үләннәрне яндырган өчен инде 451 административ эш кузгатылды. Татарстанда инде 3 мең гектар мәйдан корган үләннәрдән һәм чүпләрдән чистартылды", - дип әйтеп үтте үзенең докладында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә дәвам итте киңәшмә. Янгыннар күп күзәтелгән районнар видеоэлемтә аша хисап тотты.
Әлмәт: биредә ел башыннан 171 янгын чыккан, аларда 11 кешенең гомере өзелгән, шуларның 7се-төнлә чыккан янгын корбаны. Корган үләннәр яна башлауның 62 очрагы теркәлгән, янгын саксызлыгы өчен 98 кешегә штраф салынган. Әлмәт муниципаль районында өйләргә һәм фатирларга барлыгы 9172 янгын хәбәре аппараты куелган.
Түбән Кама: төбәктә корган үләннәр яндыруның 32 очрагы ачыкланган, инде 8 кешегә штраф салынган. 157 янгында 3 кеше үлгән, шуның икесе ут белән саксыз эш йөрткән. Бер пенсионер, өлкән яшьтә булуы сәбәпле, өенә ут капканын сизмәгән дә, күрәсең.
Тукай: районда язгы якта 98 янгын чыккан. Өйләргә һәм фатирларга 5167 янгын хәбәре аппараты куелган. Социаль мохтаҗ кешеләр һәм ташламалы категория гражданнар фатирларына тагын 12 мең янгын хәбәре аппараты урнаштыру сорала, тик бу эшне башкару өчен 4 миллион сум акча кирәк икән. Тукай районы хәйриячеләрнең ярдәменә дә өметләнә.
Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин республикада коры һава урнашу сәбәпле, янгыннарга каршы үзгә режимны 26 майга кадәр озынайтырга тәкъдим итәбез диде. "Ирекле янгын сүндерүчеләр дружиналары-безнең төп ярдәмчеләребез. Республикада хәзер 105 янгын сүндерү бүлекчәсе исәпләнә, һәр авыл саен бүлекчә ачу мөмкинлеге юк, шунлыктан, ут белән сак булу кирәк", - дип киңәш итте Рафис Хәбибуллин.
Министр сулыкларда да сак булырга чакырды. “Суга баткан 7 кешене таптык. 13 майда бер кеше су коенырга кереп, батып үлде. Елгаларда су салкын әле, шунлыктан, гомерне куркыч астына куеп, суга керергә ярамый,”-дип кисәтте ул.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Нигъмәтуллин муниципаль районнардагы янгыннарга каршы комиссия утырышларына прокуратура һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләрен дә чакырырга тәкъдим итте. "Берләшкән Милләтләр Оешмасының “зәңгәр каскалары” кебек кыяфәт чыгарып йөрмәгез анда. Районнардагы янгыннарга каршы комиссияләрнең максатчан эшләве зарур. Кырыс чаралар күрегез, урыннардагы җитәкчеләрне дә җаваплылыкка чакырыгыз. Янгыннарда кешеләр үлә, шуны онытмагыз", - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Дамир БӘДРИЕВ |
Иң күп укылган
|