поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.05.2021 Язмыш

Бала хәсрәте - мәңге төзәлмәс яра

Биш елга якын вакыт узган. Ә алар 36 яшендә мәрхүм булган улларын бер сәгатькә дә истән чыгармыйлар. “Ятсам-торсам, балам күз алдымда”, — дип сыкрана Римма Әхмәтшина.

Әхмәтшиннарның уллары Марат Сүриядә һәлак була. Вафатыннан соң аңа Россия Герое исеме бирелә. Әлеге мәртәбәле исемне Маратка ни өчен биргәннәр? Әхмәтшиннар бүген ничек яши? Герой ул үстергән ата белән ана янында булып, шул хакта сөйләштек.
 
— Улыбыз апрель уртасында Сүриягә китте, — дип, ул вакытларны искә алды Радик абый. — Дөрес, безгә дә, хатынына да бу хакта башта әйтмәде. Шомлы командировка турында соңрак белдек. Разведка җитәкчесе итеп җибәргәннәр. “Әти, син мине аңларга тиеш. Хәрби заданиене үтәмәскә хакым юк”, — диде ул. Аның исән кайтачагына соңгы көнгә кадәр ышандык. Гаиләсе дә көтте. Марат 1 июньдә Гүзәлгә шалтыраткан. Кешеләр аңламасын дип, хатыны белән татарча сөйләшкән. Кайтырга күп калмады, борчылмагыз, дигән. Ә инде 3 июньдә аның гомере өзелә.
Ата-ана баласының ничек һәлак булганын соңыннан гына белә. Улларының батырлыгы турында ишетеп, янә йөрәкләре телгәләнә... Баксаң, капитан Әхмәтшин җитәкләгән полк һөҗүмгә дучар була. Марат берүзе ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылык төркеме) 200 сугышчысына каршы тора. Иптәшләре атыш тавышына килеп җиткәндә, капитан Әхмәтшин кан эчендә ята. Ә кулында — чекасы алынган граната. Марат, бернигә карамастан, дошманга бирелергә уйламаган...
 
Батыр полк җитәкчесен коткарып кала алмыйлар — Марат һөҗүм вакытында өч литрлап канын югалта. 36 яшен тутырып килгән хәрби мәңгелеккә күзләрен йома... Капитан Әхмәтшинны туган ягына алып кайтып, бик зурлап җирлиләр.
 
Марат Әхмәтшинга, вафатыннан соң ике атна узгач, Россия Герое исемен бирәләр.
 
Мине икенче нәрсә гаҗәпләндерде — Россия Героеның ике баласы да хәрби юлны сайлаган: олы кызы Зәринә Мәскәүдә Президент кадет корпусында укый, ә уртанчы улы Әмир Казан Суворов училищесында белем ала. Югыйсә әтиләрен югалтканнан соң, бөтенләй ул юлдан китмәскә тиешләр кебек.
 
— Зәринә Мәскәү Президент кадет корпусына укырга кергәч, сөендек, андый бәхет һәр кешегә дә тәтеми, — диде Радик абый. — Нишләтәсең, кан тартадыр. Әтиләренең Алтын Йолдыз медален (Россия Герое исеме белән бергә бирелә — Р.Р.) зур горурлык белән алып карыйлар.
Радик абый белән сөйләшкәндә, Римма апа күрше бүлмәдә утырды. Ара-тирә елаган тавышы ишетелде. Улы турында бөтенләй сөйли алмый икән — гел елый.
 
— Бакчага чыксам, шунда йөридер, өйгә керсәм, өстәл янында утыра кебек тоела, — диде әни кеше. — Кечкенәдән бик ярдәмчел, гадел иде. Бер минутка да истән чыкмый. Маратымның үлгәнен белгәннән бирле йөрәккә нидер кадалды кебек. Җанны гына түгел, тәнне дә тырный ул...
Бу гаиләгә сабырлык телибез. Чын батыр ул үстергәнсез...
 
 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 14.05.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»