поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.05.2021 Мәдәният

Бүген татар халкының күренеклен җырчысы Таһир Якуповка 75 яшь тулыр иде... (уникаль ФОТОЛАР)

Татар халкының моңлы җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның бүген – 13 майда туган көне. Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде.

Таһир Якупов Казан шәһәрендә туа. Үзенең иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) солист-җырчы була. Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүз.), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүз.), «Гөлнарым» (Ф. Хатыйпов көе, Г. Афзал сүз), «Туган авылым урамы» (Г. Сәйфуллин көе, Г. Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «Алтын фонды»н тәшкил итәләр. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә. Татар халкының моңлы җырчысы 1999 елның 2 ноябрендә вафат була, Казанда Татар зиаратында җирләнә.

2017 елның 17 ноябрендә Казанда, Кәрим Тинчурин урамындагы 17нче йорт диварында Таһир Якупов истәлегенә мемориал такта ачылды.

9 яшьлек Таһир

Таһир Якупов. 1966 ел

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән еллары


Таһир Якупов, Фәрит Хатыйпов, Фәйзи Садыйков

Таһир Якупов

Ансамбль белән гастрольдә чакта, уңнан беренче – Шамил Әхмәтҗанов, өченче – Таһир Якупов

Үзбәкстан шәһәрләре буйлап гастрольләрдә.Таһир Якупов, Фәрит Хатыйпов. Нәманган шәһәре. 1974 елның 20 августы

Таһир Якупов, Нурахмәт Сафин

Таһир Якупов. Баянда – Насих Вильданов 

Таһир Якупов. Баянда – Рамил Курамшин

Таһир Якупов (уңнан икенче) филармония артистлары белән

Уңнан сулга: (беренче рәттә): Таһир Якупов, Зәйтүнә Яруллина, Фәйзи Садыйков, Рабига Сибгатуллина, икенче рәттә: Виктор Шәрәфетдинов, Фәрит Хатыйпов, Мөнир Мөхәммәтдинов, Сәүбән әфәнде (администратор).70нче еллар

Гастроль юллары

 

 

Таһир Якупов, Рафаэль Курамшин (уңнан) Идел буйлап оештырылган кино һәм эстрада сәнгате фестивале концертларыннан соң. Буа шәһәре. 1973 елның 20 августы

 Таһир Якупов, баянчылар: Фәрит Хатыйпов, Фәйзи Садыйков

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»