|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2021 Медицина
Полиомиелиттан ясаткан прививка коронавирустан саклыймы?Русиядә җитештерелгән полиомиелиттан тере вакцина яңа коронавуирус инфекциясе белән авыруны кисәтергә мөмкин. Бу хакта “Россия 1” телеканалы эфирында Русия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге Иммунобиология препаратлары эшләп чыгару үзәге Айдар Ишмөхәммәтов белдерде. Галим сүзләре буенча, 1960 елларда ук полиомиелиттан вакцина грипп авыруын җиңеләйтә дигән гипотеза әйтелгән булган, соңрак бу фикер дәлилләнгән дә. “Без 60лап ирекмәннәргә тере вакцина бирдек, нәтиҗәдә бу төркемдә кисәк кенә авыручанлык [коронавирус белән] кимүенә ирештек”, – диде ул.
Ишмөхәммәтов үзәкнең белгечләре “бу вариантны – ашыгыч буларак –әлегә читкә калдырганнар”.
Чумаков исемендәге Үзәк “КовиВак” препаратын (нейтральләштерелгән SARS-Cov-2 вирусыннан) эшләп чыгарды. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы “КовиВак”ны февральдә теркәде, аны сәнәгать масштабларында җитештерү 25 мартта башланды. Бу вакцина коронавирусның төрле штаммнарына каршы нәтиҗәле булыр дип көтелә. “КовиВак” белән прививка ясатканнан соң COVID-19га каршы иммунитет 8 айга якын вакыт дәвамында саклана, диләр белгечләр.
Чумаков исемендәге үзәктә булдырылган “КовиВак” – COVID-19дан өченсе рәсми теркәлгән вакцина.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Сергей Аверин / РИА Новости
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|