поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
27.04.2021 Мәдәният

Сөмбел Заһидуллина: "Терсәк якын, тик тешләп булмый"

Яшь җырчы Сөмбел Заһидуллина әти-әнисе белән Арчада яши. "Сөмбел, сине Арча кызы дип беләбез. Казанда тугансың икән. Арчага күченгәндә ничә яшь иде?" дигән һәм башка сорауларга да җавап бирде.

— Казанда кечкенә бүлмәдә яшәдек. Әти-әни икесе дә чыгышы белән Арча районыннан. Бөтен туганнар биредә. “Әйдә, Арчадан йорт карыйк”, — дип уйлаштылар да туган якта төпләнергә булдылар. Күченеп кайтканда, миңа 14 яшь иде.
 
— Әниең дә сәнгать өлкәсендә эшләгән икән. Якыннарың хәзер нинди хезмәттә кайный?
 
— Әйе, әни заманында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләп, төрле артистлар белән гастрольләргә йөргән. Музыкаль белеме булмаса да, бик матур җырлый. Әти белән өйләнешкәч, гаиләгә өстенлек биреп, ул эшеннән киткән. Әтинең дә музыкаль белеме юк. Гармунда уйнарга үзлегеннән өйрәнгән.

— Күптән түгел Ваһаповчылар белән эшли башладың. Концертлар куясыз. Анда ничек килдең?
 
— Мине Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов чакырды. Моңа хәтле алай зур концертлар белән йөргәнем юк иде, булса да бер-ике генә мәртәбә. Монда зур шәһәрләргә барабыз, халык күрә, таный. Мине зур сәхнәгә чыгарганы өчен, Рифат Әхмәт улына рәхмәт әйтәм. Әле 17 майда Ваһапов фестиваленең гала концертында да чыгыш ясаячакмын. Мине кунак буларак чакырдылар.
 
— Төп эшеңә өлгерәсеңме?
 
— Яратып башкара торган менә дигән эшем бар. Хезмәттәшләрем әйбәт, җитәкчеләр дә яхшы. Бер-беребезне аңлап хезмәт куябыз. Иҗатым да тукталып тормый, яңа җырлар яздырам, клиплар төшерергә планлаштырам. Тыңлаучыларым күп, Аллага шөкер. Әти-әни янәшәмдә. Иң мөһиме — алар исән-сау булсын.

— Иҗаттан тыш, ниләр белән кызыксынасың?
 
— Арчага күченгәннән бирле бакча эшен яратам. Җир зур, бөтен әйберне дә утыртабыз.
 
— Кияүгә чыгарга җыенмыйсыңмы соң?
 
— Бу арада гына түгел.
 
— Гашыйк булган кешең: “Сәхнәне калдырасың”, — дип шарт куйса?
 
— Алай әйткән кешегә чыгасы түгел иде инде (көлә).
 
— Үзең турында ни дияр идең? Иң ошамаган сыйфатың нинди?
 
— Турыдан ярып салам, усал кебек, тик сүземдә торам, әйткәнемне эшлим. Иң ошамаган сыйфат — кызулыгым! Артык кызып китәм. Суынгач, терсәк якын, тик тешләп булмый...
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 27.04.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»