поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.04.2021 Хәвеф-хәтәр

Югары Осландагы фаҗига күпләрне тетрәндерде

Гыйнвар аенда Югары Осландагы фаҗига күпләрне тетрәндергән иде, янгында ике балигь булмаган бала, аларның әтиләре һәм дәү әтиләре һәлак булды. Тикшерү белдергәнчә, ут электр үткәргечендә кыска ялганыш сәбәпле чыккан, ә ир-атлар һәм балалар ис газы белән агуланып үлгән.

Гадәттә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык аркасында күпләр бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә дучар була. Менә шундый бәлаләрнең берсе-янгын. Социологларның тикшерүнүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында янгыннарда меңнәрчә кеше һәлак була. Алар арасында ут чыгуда бөтенләй гаепсез кешеләр бар: балалар, олы яшьтәге кешеләр...
 
Быелның беренче кварталында Россиядә янгын вакытында 108 бала һәлак булган, аларның күбесе торак биналарда янгын чыгу нәтиҗәсендә үлгән. Бу хакта ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сөйләде.
 
Аның сүзләренчә, соңгы биш елда Россиядә янгыннарда 1 мең 981 бала үлгән. Идел буе федераль округы территориясендә исә 376 бала һәлак булган, ә быелның өч аенда - 28 бала.
 
Татарстан буенча 2021 елның беренче өч аенда янгыннар нәтиҗәсендә ике бала вафат булган. Соңгы биш елда Татарстан Республикасының 25 муниципаль районында янгыннарда балалар үлгән.
Күпчелек очракта балалар үлеменә электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпче булган. ә икенче бер җитди очрак - олыларның тәмәке тартканда саксызлыгы. Ут белән шаяру нәтиҗәсендә һәлак булучылар да күп. Газ һәм электрдан файдалану таләпләрен бозу, пиротехника эшләнмәләрен дөрес кулланмау, ут белән саксыз эш итү аркасында дистәдән артык баланың сәламәтлегенә зыян килгән.
 
— Сабыйларның янгыннарда һәлак булуы һәм зыян күрүенә, беренче чиратта, олылар гаепле, - ди Максим Трущин. - Олылар күп очракта тормыш мәшәкатъләренә уралып балаларга игътибар бирми, аларны өйдә күзәтүсез калдыра. Әйе, балалар артыннан карап бетереп тә булмый. Әмма фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны йозакка бикләп, үзләрен генә калдырмагыз. Балаларның ут белән уйнауларына катгый рәвештә каршы килегез. Аларга мичләрне ягарга кушмагыз. Балаларның тәмәке тартмавын, шырпы белән уйнамауларын, корылмалар янында учак якмауларын катгый күзәтегез. Без барыбыз бергәләп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсәк һәм балаларыбызны шуңа өйрәтсәк, республикада балаларның ут белән уйнау очракларыннан килеп чыккан янгыннар саны күпкә кимер иде. Онытмагыз, бер генә ялгышлык та төзәлмәслек каза китереп чыгарырга мөмкин.
 
Иминлегебез үз кулларыбызда. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф калмасак иде.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.04.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»