поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.04.2021 Криминал

82 яшьлек Миңниса әбинең картлыкка дип җыйган акчасы кая киткән?

Татарстанда көн саен йөздән артык кеше мошенниклар кармагына эләгә. Шома телле аферистлар кәрәзле телефон аша яки нинди дә булса оешма вәкилләре сыйфатында өеңә килеп, татарстанлыларның кесәсен йөзләрчә мең сумга «җиңеләйтеп» китә. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, республика буенча кешеләрдән алдап алынган акчаның гомуми суммасы аена 40 миллион сумга җитә!

Коронавирус зәхмәте чыккач, алдаркүселәр бермә-бер арткан. Башкаларның малына ия булуның нинди генә юлларын тапмыйлар да нинди генә закон бозуларга бармыйлар.  Алар өчен закон гына түгел, намус төшенчәсе дә юкка чыга бугай. Бу турыда сүз чыккач, Лаеш районы судьясы Евгений Рябин  күптән түгел генә булган гыйбрәтле хәл турында сөйләде.
 
…Казанда яшәүче Галиуллиннар лаеклы ялга чыккач, табиблар киңәше белән сулар һавасы чистарак булган җиргә күчү хәстәрен күрә башлый. Озакламый Лаеш шәһәренең Кама ярыннан ерак түгел бер урамында күңелләренә ятыш йорт та табалар. Башкаланың үзәк урамындагы өч бүлмәле фатирларын сатып, Кама ярларына хозурланып яши башлыйлар.
 
Еллар бер-бер артлы уза тора. Сәлимҗан ага җитмеше тулып берничә ай үткәч, Миңниса әбине ялгызын калдырып, кинәт кенә  мәңгелек йортка күчә.
 
Дөрес, Казандагы улы Ришат, килене Галия, оныклары әбине ялгызын калдырмаска тырыша. Соңгы елларда улының еш кына аракыга бирелеп, тормышы катлаулана баруына ана нык борчыла. Сиксән яше тулып узган көннәрендә бердәнбер улының тормыш упкынына тәгәри баруына кайсы ананың йөрәге түзсен?
 
…Эчкән кешене эштә дә, гаиләдә дә яратмыйлар. Ул әкренләп гаиләсе өчен чит кешегә әйләнә бара.  Лаешта булганда киң күңелле кунак үзе кебекләрне әледән-әле әнисе йортына чакырып сыйлый. Тик менә мәҗлес корыр өчен акчаны каян аласы?
 
Әнисенең картлык көненә дип җыйган акчасы барлыгын  Ришат яхшы белә. Тик, болай да икәүләшеп бер пенсия акчасына яшәгәндә, аңардан ничек сорыйсы? Күршедә торучы үзе кебек «мәҗлес яратучы» Илдар Сафиуллин белән шул турыда озак баш вата алар.
 
– Типсә, тимер өзәрлек ир-егетләр югыйсә. Оялмыйча, икесе дә әниләрен алдау юлына басканнар. Янәсе, Илдарның «ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткән әнисенә операция өчен 1 миллион 300 мең сум акча кирәк булган.  Акча алуы турында Илдар расписка да язган. Әнисе исән-сау терелеп чыккач, шул көнне үк бирәчәкләр, имеш, – дип искә ала бу хәлне судья Евгений Рябин.
 
Бичара ана, күршесенең хәлен белергә дип кергәч кенә, улының Кырымга ял итәргә ни өчен гаиләсе белән түгел, ә  Илдар Сафиуллин белән китүенең сәбәбен аңлый. Тик соң була шул инде…
 
Кырымнан кайткач та, алдакчылар өч ел дәвамында гаепне берсе икенчесенә аударырга тырыша. Лаеш районы суды бу турыда тупланган барлык материалларны өйрәнгәннән соң, Россия Федерациясенең Гражданлык кодексы турындагы 278 маддәсе нигезендә, «алдау юлына басып, акча алучының бурычын кайтару мөмкинлеге булмау сәбәпле, аның карамагындагы җир кишәрлеген бурычны түләү максатында файдалану турында» карар кабул итә. Карар бер ай эчендә үз көченә керә.
 
 

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»