|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2021 Мәдәният
Бүген Татарстаннын халык артисты Лена Бичаринаның туган көне (уникаль ФОТОЛАР)Сәхнә остасын гомер бәйрәме – күркәм юбилее белән тәбрик итәбез һәм исәнлек-саулык, озын гомер, иҗат уңышлары телибез. Лена Бичарина – киң диапозонлы, татар мелизмнарына бай меццо-сопрано, горур яңгырашлы бәрхет тавышка ия җырчы. Ул 1951 елның 12 апрелендә ТАССРның Апас районы Иске корбаш авылында (хәзер Кайбыч районы Мәлки авылы) туып үсә. Сулдан (беренче рәт): Венера Гәрәева, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Рәмзия Зиннәтуллина, (икенче рәттә): Гөлнәфис Сәлимгәрәева, Искәндәр Биктаһиров, Лена Бичарина. 1980 еллар башы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы, шагыйрь Ренат Харис. Лена Бичарина уңнан (икенче рәт) беренче. Италия. 1979 ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Грузидә гастрольдә чакта. Лена Бичарина (артта) уңнан беренче. 1980 еллар Ансамбль турында фильм төшерү вакытында. Лена Бичарина уңнан беренче.Татарстан. 1979 ел Ансамбль артистлары демонстрациядә очрашкач. Уртада – Хәнәви Шәйдуллин, уңнан беренче – Лена Бичарина. Казан. 1970 ел Лена Бичарина, баянда Геннадий Максимов. 1990 нчы еллар Лена Бичарина һәм Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры. 2004 ел Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм яшь башкаручылар. Чистай шәһәре. 2018 Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы иҗат әһелләре концерты. Лена Бичарина һәм баянчылар: Ф.Хатыйпов, Хәйдәр Сафин. Г.Тукай әдәби музее бакчасы. 2018 ел Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм яшь башкаручылар.Апас районы. 2018 ел Сулдан: Фердинанд Сәлахов, Лена Бичарина, Эмиль Җәләлетдинов. “Җырлыйк әле” тапшыруында кунакта.2018 ел
--- |
Иң күп укылган
|