|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2021 Шоу-бизнес
Алинә Сәфиуллина: «Кайда икәнемне аңлата алмый интектем…»Серле, гүзәл Казан кичләре кемнең генә башын әйләндермәде икән? Зур калада адашканнар да шактыйдыр. Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары Казан белән танышканда нинди кызык хәлләргә юлыккан икән? Татарстан башкаласы белән танышып бетә алганмы алар? Без әнә шулар хакында сораштык. Алинә Сәфиуллина, җырчы:
– Адашкан чаклар бик күп булды ул. Берсендә Дементьев урамы якларына барып чыктым. Тавыш яздырырга дип. Кышкы төн, кайтырга чыкканда сәгать унбер тулды. Студент чак бу. Башта тукталыш эзләп йөрдем. Үзем әтинең апасы белән телефоннан сөйләшәм. Кайда икәнлегемне аңлатып кына булмый бит! Таптым мин моны, ә тукталышта үзем генә. Ярый миңа кирәкле троллейбус туктады. Шуңа утырып, берүзем кайтып җиттем. Элек бит басып торган җирне фотога да төшереп җибәреп булмый иде. Навигатор турында әйтмим дә инде…
--- |
Иң күп укылган
|