поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.04.2021 Фаҗига

"Йөрәк елый!" - Суда баткан малай гаиләдә бишенче бала булган (ВИДЕО)

8 апрель көнне иртәнге җидедә 5нче Эзләү һәм коткару отряды коткаручылары һәм Лиза Алерт волонтерлары Юраш елгасы яры буенда югалган баланың мәетен тапкан.

7 апрель көнне Алабуга районы Иске Юраш авылында күңелсез хәл булган. 8-9 яшьлек 4 малай елга ярына ташу карарга килгән. 2013 елгы малай ярдан Юраш елгасына егылып төшә. Яр буенда боз, ә елга уртасына якынрак су ачылган була.
“Шәһри Казан” хәбәрчесе әлеге хәлләргә ачыклык кертү өчен Алабуга районының Иске Юраш авылы җирлеге башлыгы Ринат Юнысовка шалтыратты.
 
– 80нче еллардан бирле безнең авылда суга батып үлү белән бәйле фаҗиганең булганы юк. Авыл янында гына Юраш елгасы урнашкан, тирән дип әйтмәс идем аны. Җәйләрен галош белән дә үтеп була, – дип сөйли Ринат.
 
Суда баткан малай гаиләдә бишенче бала булган, аннан тыш өч кыз һәм бер малай тәрбияләнә икән. Әтисе җирле хуҗалыкта, әнисе балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә.  
 
– Алар безнең авылга 10 ел элек күченеп кайттылар, ана капиталына өй сатып алып, шунда төпләнделәр. Олылары Казанда югары уку йортында укый, калганнары җирле мәктәптә белем алалар. Азып-тузып йөрүче гаилә түгел. Һәлак булган малай узган ел мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кергән иде, сыйныфташлары да бик кайгыра. Гомумән, авылыбыз өчен зур кайгы бу. Гәүдәсен тәүлек буе эзләделәр. Йөрәк елый, – ди Ринат Юнысов. Хәзер малайның гәүдәсен моргка алып киткәннәр, иртәгә күмәчәкләр икән.
 
Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча тикшерү комитеты "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана.
 
— Бик күпләр язгы бозның никадәр куркыныч тудыруы турында оныта, - дип сөйли Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. -  Яз көне боз өстеннән йөрү бик куркыныч, чөнки боз ватылып, кеше шунда ук батарга мөмкин. Әгәр чыгарга туры килсә, куелган билгеләргә игътибар итәргә, боз өстенә салынган махсус басмалардан файдаланырга кирәк. Бозның  тикшерелмәгән ягына чыгарга ярамый, моның никадәр куркыныч булын аңлавы кыен түгел. Күп кеше биек яр буеннан боз киткәнен карарга ярата. Әйе, күңелле күренеш, ләкин кайвакыт су агымы яр кырыйларын ашый һәм ул көтмәгәндә ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннарда бик сак булыгыз.
 
Балаларның язгы су буйларында уйнауларын күрәсез икән, шунда ук тыярга кирәк. Чөнки бәхетсезлек очраклары күбрәк алар белән килеп чыга. Елга, күл яннарында уйнап, сабыйлар аккан боз өстенә дә кереп китәләр. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен ата-аналар, укытучылар алдан ук балалар алдында аңлату эшләре алып барырга, аларны кисәтеп куярга тиеш. Суга батучыны күрсәгез беренче чиратта  яныгызда нәрсә бар, шуның белән ярдәмгә ашыгыгыз. Бәлагә таручыга ярдәм итү өчен, мәсәлән, бау бәйләп баскыч, такта кисәкләре, эскәмия һәм башка йөзә торган әйберләр ташларга мөмкин. Әлбәттә, монда хәлгә карап эш итәргә туры килә, ләкин югалып калмаска, бер минутны да әрәм итмичә ярдәмгә чакырырга, башка төрле чаралар күрергә кирәк.
 
 Язгы ташу вакытында бик сак булырга, үзеңне дә, башкаларны да бәхетсезлекләрдән сакларга кирәк.
 


Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.04.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»