|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2021 Шоу-бизнес
Прохор Шаляпин Людмила Гурченконың оныгына өйләнә?Җырчы Прохор Шаляпин «Мисс queen of the world» конкурсы финалы хөрмәтенә оештырылган кичәгә Людмила Гурченконың оныгы Елена Королева белән килгән. "Бу минем балачак дустым", - дип шаярткан музыкант журналистлар алдында. Шаляпин һәм Королева күптәннән таныш икән. Шул ук вакытта Прохор Еленаның нәселен белмәгән, имеш. Бәлки, Людмила Марковнаны да күргәне булмагандыр әле, әйтмә бер сүз...
Шунысы кызык, элегрәк бу пар НТВ каналындагы «Звезды сошлись» программасына бергәләп килгән иде.
Әйтергә кирәк, Елена Королева - музыкант өчен шактый отышлы партия. Танылган әбисенең вафатыннан соң, аңа мирас итеп әбисенең дачасы һәм бриллиантлар коллекциясе калган.
Исегезгә төшерәбез, Прохор Шаляпин үзенең романнары белән билгеле. Кызганыч, җыр башкару осталыгы күпләргә таныш түгел. Әмма җырчы дигән исеме бар, җисемен кемнәр белсен...
Фото:rambler.ru
--- |
Иң күп укылган
|