|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2021 Криминал
Мәктәп укучысыннан бала тапкан ананы ирегеннән мәхрүм иткәннәрПермь өлкәсенең Березники шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек хатынны 1 ел да 8 айга холык төзәтү учреждениесенә озатканнар. Тикшерүчеләр фаразынча, 2018 елның 8 ноябрендә хатын 12 яшьлек малайны эчертеп исертә һәм аның белән җенси мөнәсәбәткә керә. 2020 елның июненә кадәр ул малайны әниеңә сөйлим дип куркытып үзе белән йоклап йөрергә мәҗбүр итә. Малайның бу хатын янына барып йөрүен беркем дә сизми, чөнки хатынның улы белән дус булалар.
Үсмер бөтен социаль челтәрләрдә дә бу хатынны блокировкалап чыккач, хатын аның әти-әнисенә шалтыратып эзли башлый.
Ана кешенең күңеле нидер булганын сизенә һәм ул улыннан бөтен дөреслекне сөйләтә. Шунда ук полиция бүлегенә барып гариза язалар.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, хатын 2020 елда үсмердән кыз бала тапкан. ДНК анализлары баланың әтисе бу малай икәнлеген исбатлаган.
Хатынны суд РФ Җинаять-Җәза кодексының 135 һәм 134 маддәләренә ярашлы гаепле дип тапкан.(14 яше тулмаган бала белән җенси мөнәсәбәткә керү һәм 14 яше тулмаган баланы аздыру).
Чыганак: 59.ru.
Фото: delfi.lt
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|