|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2021 Шоу-бизнес
Икенчегә әни булган Чулпан Йосыпова балаларын калдырып чит илгә киткән?Хәзерге вакытта тормыш иптәше белән Истанбулда булган Чулпан Йосыпованы тозсыз сорауларга күмгәннәр. Әле гыйнвар аенда гына икенчегә әни булган җырчыны сабыйларын калдырып чит илдә "гүләйт итеп" йөрүдә гаеплиләр. Чулпан моңа җавап итеп инстаграмда болай дип аңлата: «„Малайларыгызны кайда калдырдыгыз?“ — дип сораучылар күп. Бик начар сүзләр язучылар да булды. Без Истанбулга эшләр буенча килдек, нинди эшләр икәнен соңрак белерсез. Минем әнием: „Балаларны алып калам, ял да итеп кайтыгыз“, — диде. Шуңа күрә ял итеп кайтырга булдык, без озак булмыйбыз. Үзем дә смесь белән үстем, ике улым да шулай. Кайгырмагыз, зинһар өчен», — дип мөрәҗәгать итә ул.
"Матбугат.ру"да моңа кадәр Чулпан Йосыпованың 25 гыйнвар көнне икенчегә әни булуын язган идек. Улына иптәшкә энекәш алып кайтты. Билгеле булганча, җырчы узган ел июль аенда кияүгә чыккан иде. Бу Чулпанның икенче никахы. Беренче иреннән аның улы бар.
Шулай ук 25 март көнне аңа Татарстанның атказанган исеме бирелүе хакында хәбәр иттек.
--- |
Иң күп укылган
|