поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.04.2021 Ана теле

Ана теле. Иң төп тискәре билгеләреннән - калька-калып-штамп. Нигә үрчетәбез?

Кеше гомере “бүген” дигән күзәнәкләрдән җыела. Иртән торуга хәрәкәтебезне шул төшенчә-сүз белән башлыйбыз. Еш кулланылганга күрә “бу көн” тезмәсе “бүген” булып җыйнакланган. Татар кешесенең фикер агышында бу төшенчә берничек тә бүтәнчә уйланырга, әйтелергә тиеш түгел! Тик менә ... татарча радиоларның, телевидение каналларының барысында да тәүлек буена “бүгенге көндә...”. “бүгенгесе көндә...”.

Гап-гади сүзнең “үзебезчә” булмавы, “варваризм-кермешәк” булуы, хәтта фәндә дә тәгаенләнүе (калька, штамп, калып) җанны әрнетә. милли горурлыкка тия.
   
Бәлә шунда: ул инде гомуми хастага әйләнеп бара. Хәтта телебезнең нигез ташларын җимерә торган казалардан. Әйтик, татарга гына хас парлы сүзләр беркайчан да күплектә әйтелергә дә, язылырга  да тиеш түгел. Ә бездә кайсы гына сөйләмне алма: “явым-төшемнәр”. “ ир-атлар” “бәлә-казалар”. Чын татар мондый мәгънәви исрафлыкка юл куймаска тиеш. 
   
Иң әрнеткәне шул: калыпның һәркайсының җанны яралап алуы белән бергә шул яралар турында моңарчы да әлләкүпме язылып, аларның һаман дәвам иттерелүендә. Менә әрни-әрни архивны барладым да кайбер язмаларны кабатларга булдым.
 
“Калька, ягъни урысча уйлап татарча әйтергә азапланганнан килеп чыккан мәгънәсезлек күренеше – ул татар теленең җанын, үзәген кимерә-җимерә торган колорад корткычына әйләнде.  Халыктан ризасызлык әледән-әле ишетелеп торса да, калька әрсезләнгәннән-әрсезләнә генә бара.
 
“Руль артында утыру”, “өстәл артында утыру” кебек мәгънәсезлекләр турында аз әйтелмәде, аз язылмады. Әнә бүген дә радио “Утыз ел руль артында утырган Фәләнев...”, ди. Сука артыннан йөреп, ат арбасы артында утырып була, ә рульнең алды кайда да арты кайда?
   
Шулай да ара-тирә дөресе дә очрап куя. Мәсәлән, “Азатлык”: “Рульгә утырудан баш тартты”, ди. “Татарстан” радиосының да : “Мәсьәләне түгәрәк өстәлдә хәл иттеләр”, дигәне бар. Заманында Хәсән Сарьян: “...өстәл тирәли утырдылар”, “...табында утырдылар...” дип язар иде.
   
Калька казасыннан телнең бер генә чара-категориясе дә котылып кала алмый: – кушымчалар: күплек кушымчасын инде әйттек; сайлаулар, каникуллардагы мәгънәсез -лар халыкка күпмегә төшәдер); игътибарлылык  (игътибар),  шәфкатьлелек (шәфкать), әһәмиятлелеге (әһәмияте), куркынычсызлылык (куркынычсызлык), матбугат иреклелеге (иреге), дымлылык нормага туры килә (дым), кальцийлаштырылган (кальцийлы), дәвам итәбез (иттерәбез), кырылган кишер (кырган), фирмалы кибет (фирма кибете) һ.б; Гап-гади “ара”ны “аралык” кысрыклап бара...
 
   – буенча, өчен, турында һ.б. бәйлек, хәбәрлек, мөнәсәбәтлекләр калькага аеруча еш бирелә: “Чыгышы буенча (белән)  Апас районыннан; “Таң йолдызы” тапшыруы өчен  (тапшыруына) бирелгән вакыт тәмамланды;  Иртәнге сәгатьләрдә сезнең өчен Румия эшләде (мин эшлисен эшләде микәнни?!); Салават үзенең шөгыле өчен дә (шөгыленә) дә вакыт тапкан; “Азык белән хәлебез бик авыр иде  (азык булмау сәбәпле, аркасында);
   –калька һәр татарча сүз артына яшеренә ала. Мәсәлән, бүген безне “чыгу” калькасы басты – кайлардан гына чыкмыйлар: тәҗрибәдән чыгып, нәтиҗәдән чыгып, эчтәлегеннән чыгып, “вакыттан чыгып түләү” һ.б. Радиолар көн саен:  “йолдызлар күзлегеннән чыгып фараз”, ди. Ә телевидениедә бер студенттан: “Синең күзлектән чыгып караганда  укытучы нинди булырга тиеш”, ди. Ә студент – күзлексез. Бер җитәкче хәтта: “Сәяси караш күзлегеннән чыгып караганда”, дип үк җибәрде;
   - калька шаукымында нинди генә тоссыз, мәгънәсез тезмәләр барлыкка килми! Бер артист бер әңгәмәсендә генә дә: “җырлар өстендә эшлим”, “режиссер безнең өстә бик нык эшләде”, диде. Икенче бер белгеч: “Атлар ярты ач...”, ди. Җитди генә газет: “Шахталарда киеренкелек саклана”, дип язды. Хәтта язучы авызыннан да: “Тулы канлы тормыш белән яши”, дигән мәгънәсезлек чыкты; “Сез курстамы?” ди “Курай” радиосы  журналисты – янәсе, хәл-әхвәл сораша;
   – бөтен бер фикер калька кыяфәтенә керә ала икән: “Олуг хәрефтән кеше бул!” ди  бер яшь язучы. “Человек  с большой буквы”, янәсе. Әстәгъфирулла! Ишетмәсәң ишет!
   – сүзне сүзгә, тезмәне тезмәгә, җөмләне җөмләгә, текстны текстка бәйләү чараларының калькалашуы аеруча хәвефле. Соңгы вакытта “һәм” нең  бәйләгеч сыйфатында кулланылуы чиргә әйләнеп бара. “Татар” радиосының бер яшь диктор кызы сүзне сүзгә “һәм” дип бәйләү белән бергә, көне буе фикерне фикергә  “һәм инде” дип бәйләп бара. Көне буе!  Аннан үрнәк алырга тырышкандай, бер яшь хәзрәт тә  бөтен чыгышы буена “Һәм дә...” дип бәйләп барды.  Саф татарча сөйләмдә  мондый очракта бәйләү чарасы– гап-гади пауза. Татар авылына кайтып, халык сөйләменә диккать итегез: бер генә тапкыр да “һәм”не ишетмәссез!
   
Түгәрәкләп әйткәндә, каләм яисә микрофонны кулга алуга, бисмилла белән бергә, “Сак бул, калька посып тора!”  дигән доганы да кабатлап кую  хәерледер.
     
Мондый гадәт булсын өчен көндәлек сөйләмеңне дә. хезмәт-вазыйфаңа караган иҗтимсөйләмеңне дә даими күзәтүдә тотып, кимчелекләрен бетерергә омтылырга кирәк. Әйдәгез_ үзебезнең шундый тәҗрибәне барларга тырышып карыйк әле. Радио, телевидениедә, балалар бакчасында, мәктәптә,  югары уку йортларында, театрларда сөйләм юнәлешендә даими эшләүче ижатчыларыбыз, мөгаллимнәребездә “көндәлек”, “күнегү” дигән эш дәфтәрләре булмый калмас. Хәтерлим: заманында “Социалистик Татарстан” газетында  иртән эшкә килгәндә секретариат ишегендә кәгазь эленеп торыр иде – баш сәркатип атаклы журналист Миншәех Зәбирев бүген чыккан газеттагы калька-штамп гыйбарәләрне кызыл буяу белән язып (“тырыш хезмәт нәтиҗәсе”, “үрнәк алыгыз”, “Яңа ел белән!” һ.б.). элеп тә куйган булыр иде.
   
Беләм: калька белән көрәш бүген дә бара. Ниндиерәк алымнар кулланыла? Бергәләп ачыклауның файдасы булмый калмас.
                                                           Илдар Низамов,                                   
филология фәннәре докторы

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 07.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»