|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2021 Криминал
"Скорая" озак килде дип җәнҗал чыгарган ир, фельдшерны атып үтермәкче булганБашкортстанда Күмертауда яшәүче 49 яшьлек ирне суд ашыгыч ярдәме фельдшерын үтерү белән янаганы өчен гаепле дип тапты. Вакыйга болай булган. Узган елның 15 декабрендә Күмертау шәһәр дәваханәсе медигы дежур вакытында югары кан басымыннан җәфа чиккән хатынга ярдәм күрсәтер өчен чакыру буенча килгән. Әмма фельдшер ханым үзенең һөнәри бурычларын үти алмаган. Чөнки фатирдагы исерек ир җәнҗал оештырган. Ир ашыгыч ярдәм озак килде дип медикны гаепләгән, соңыннан үтерү белән яный башлаган. “Мин сине суям. Минем пистолетым бар, мин сине атып үтерәм”, – дип искә ала медик. Аннары кайнар сулы чәйнекне медикның баш өстендә тоткан, хәзер өстеңә коям һәм син үләсең, дип куркыткан.
Агрессив, исерек ирдән фельдшер ханым чынлап та бик нык курыккан, диләр Күмертау районара судының матбугат хезмәтендә.
Гаепләнүче иргә җәза билгеләгән очракта суд аның үз гаебен тануын, кылыгында үкенүен, җинаять эшен тикшерүгә булышканын, чирле булуын һәм инвалидлыгын исәпкә алган. Әмма ир моңа кадәр җәзага тарттырылган булган. Нәтиҗәдә суд ирне гаепле дип тапкан һәм ике елга ирегеннән мәхрүм иткән. Әмма РФнең Җинаять җәзалары кодексының 73 маддәсенә ярашлы, суд билгеләнгән җәзаны шартлыга үзгәрткән. Хөкем ителгән ир яшәү урыны буенча инспектор билгеләгән көннәрдә даими рәвештә теркәлү үтәргә мәҗбүр булачак.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Ксения Калинина.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|