поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.04.2021 Ир белән хатын

Кайнана (Тормыштан алынды)

Сугыш тәмамлануга күп вакыт үткән булса да, авылда бернинди үзгәреш тә юк. Исән кайткан солдатлар да, “исәндер ул, кара өчпочмакны миңа ялгыш җибәргәннәрдер” дип, улларын көткән аналар да, сөйгән яры күренми микән дип, басу капкасын күзләгән кызлар да, әтиләрен өзелеп көткән сабыйлар да, ирсез кипкән “солдаткалар” да, җиңү хәбәрен ишеткәч, җир-күкләргә сыймаслык шатлык кичергән булсалар да, тора-бара тынычланып, шулай кирәк инде, күрәмсең, язмыш шулдыр дип, сүрелә башладылар.

Алар беренче көннәрдә менә бүген кайтыр, менә иртәгә кайтыр дип, машина тавышын ишеткән саен урамга йөгереп чыга иделәр. Бу куанычлар йорт саен булмаса да, өмет дигән нәрсә бар иде әле.
 
Шундый көннәрнең берсендә Саимә, тәмле йокысыннан уянып, күргән төшен исенә төшереп ятты бераз. Мич ягарга йөргән әнисен күреп алгач, сикереп торды да, янына ук елышып, төшен сөйли башлады.
 
- Әнием, безнең абый да кайтыр, кайтыр! Бигрәк лә матур юл төше күрдем бит! Имеш, шушы өебез икән. Өй тутырып кып- кызыл сөлгеләр, кызыл чаршаулар элгәнбез, имеш, идәннәргә басарлык та түгел - бакыр акча! Йортка чыксам - бер тиенлек акчаларга таелып егылам. Әй, шуларны кесәләремә тутырам, тутырам! Инде карасам - бөтен җирем акча белән тулган. Шуларны җыеп йөргәндә уянып киттем... Без баербыз, әйе бит, әнкәем! - дип канатланды.
 
Әнисе сабыр гына: “Шәмсафа әбиеңә хәер илтерсең, төшең хәерлегә булсын, балам”, - диде.
 
Хәер илткәндерме, юкмы – анысын хәтерли алмый хәзер кыз. Тик төш күргәнгә күп тә үтмәстән, Урта Азиядән бер егет кайткан, өйләнергә кыз эзли икән, дигән хәбәр таралгач, кызның йөрәге “жу” итеп куйды.
 
...Аһ! Ул бигрәк сөйкемле егет иде. Күрәсе иде үзен бер генә. “Сеңелкәйләр! Мин дә бүген пьессагызны карарга киләм, тагын күрешербез әле”, - дигән иде. Килдеме, юкмы - һичкем күрмәде, әмма шул көннән соң ул суга төшеп югал-ган кебек булды. Тик аның йомшак сүзләре генә йөрәгенә урнашып калдылар да ничә еллар буе тынгы бирмәделәр кыз-га. Аның кайтканын ишеткәч, күңеленең ерак кына бер почмагында яшәп яткан тойгы кабат уянды.
 
Икенче көнне Саимәне күршедә генә яшәгән җиңгәсе чакырып алды.
 
- Кичә бер егет безгә килгән иде, көянтә-чиләгеңне асып чыгып киткәндә, сине күреп калган. Бик ошаткан үзеңне. Әгәр риза булсаң, алып китәргә исәбе бар, - диде.
 
- Мин риза, җиңги, - дигәнен сизми дә калды кыз.
 
Егет килергә тиешле кичке сәгать җидене көткәндә, Саимәнең йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып типте. Ләкин инде сәгать сигез дә тулды — ә егет һаман юк. Тугыз тулып килгәндә иптәш кызы килеп керде. “Әниләр өйдә юк, дуслар җыелды. Ә син нишләп өйдә ятасың?” - ди. Саимә ни әйтергә белмичә аптырап торган арада иптәше аркасына яулыгын япты да кич утырырга алып китте. Саимә юл буе: “Егет мине күрмичә китәр инде, соңыннан үкенергә калмасмы икән? Юк ла, килмәс инде, башканы тапкандыр. Ярар, тапса тапсын инде”, - дип уйлап бара-бара, бакчаларны узып киткәнен сизми дә калды. Алар барып кергәндә кызлар гөр килеп кич утыралар иде, егетләр дә килгәннәр, уеннар башланган чак иде. Ләкин Саимәнең күңеле күтәрелмәде, күзе гел тәрәзәдә булды. Менә хәзер кереп чакырырлар төсле тоелды. Шулвакыт таш өйнең буш йортка караган чепи күзле тәрәзәсеннән ниндидер шәүлә чагылып үтте. Кызның йөрәге тагын да ныграк сикерә башлады. Шәүлә тәрәзәгә үк борынын терәде дә бармагы белән чакырды сыман. Саимә тәрәзәгә якынрак килеп караса, күрше җиңги булып чыкты. Кыз сикереп торып шәлен иңбашына элде дә урамга чыкты.
 
- Саимә, иркәм, йомыш тапкан булып өегезгә дә кереп чыктым, күршеләргә дә сугылдым, аптырагач инде, иптәшләреңә киткәнсеңдер дип, монда килдем. Күптән килгән иде, үтерә бит инде сине таптырып. Вакытында килә алмаган, нин-дидер эшләре килеп чыккан. Иркәм, үзе, сөйләшүе буенча, бик акыллы, тик әнисе усааал... Ярар, үзенә ошасаң, анасын-нан кактырмас әле. Авыл тормышын үзең беләсең бит. Әгәр яшьрәк чагым булсамы, каф- тау артларына да китәр идем. Бу бит шәһәрдә, шәһәрнең дә ниндие әле – Ташкентта яши. Анда җимеш ашап ятар өчен китәргә кемнәр генә кызыкмый! Әгәр риза булса, эшләтмәс тә идем, бездә тормыш җиңел, Ташкентны “ипи шәһәре” дип атыйлар, дип сөйли.
 
Бакча буен үткәнче җиңгәсе кызны шулай үгетләп килде. Бакчаларны чыккач та аларның өйләре кыйгач кына. Өй каршында аны шинель кигән озын буйлы кеше көтеп тора иде...
 
Март. Зиратлар артыннан калкып чыккан ай да болытлар артына кереп качты, төн бөтенләй кап-караңгы булып калды. Сирәк кенә төшкән кар бөртекләре кызның алсу битләренә кунып өлгерми, шундук эреп төшә. Егет: “Ә-ә-ә, җиңги, таптыңмыни качкынны?” - диде елмаеп. Ә җиңгәсе, менә хәзер ул синең кулда, дигән сыман көлә-көлә китеп барды. Язгы җил җылы, җепшек булуына карамастан, дулкынланудан Саимәнең тәне дер-дер калтырый, теше-тешкә тими иде. Егет тә моны сизеп алды, ременен ычкындырып, җылы шинелен ачып җибәрде: “Өшисең бит, кил, бераз җылытам”, - дип, үз кочагына алырга теләде. Саимә чигенә, егет һаман якыная бара, кызны аркасыннан, башыннан сыпырып ала. Үзе йомшак кына нидер сөйли, елмаеп та куя. Көлгәндә, энҗе кебек тезелеп торган тешләре арасыннан берсе ялт-йолт итеп китә. Кайдан таба ул бу матур сүзләрне, кайдан шулхәтле оста итеп сөйләргә, кыз баланы үзенә шулай каратырга өйрәнгән ул? Үзе сөйли, үзе сыпыра торгач, күндерде бит кызны, зур шинеле эченә алды бит.
 
- Ходай кушса, барыбер бергә булырбыз. Кеше сүзенә карый күрмә. Хәзер дошманнар күп. Берәрсе яхшырак яши баш-ласа, хәзер дошманга әверелә.
 
Ә үзе Саимәне аның саен ныграк коча бара, күкрәгенә аркылы-торкылы таккан ремень тимерләре хәтта кызның кулларын авырттыра башлады. Саимә шинель эчендә дә җылына алмады. Ә егет һаман тормыш турында сөйли дә сөйли.
 
- Азиядә хәзер яз инде. Үрүк агачлары, чия-грушалар ап- ак чәчәккә күмелеп утыралар. Быел анда яз бик яхшы килде - җимешләр күп булачак. Әгәр риза булсаң, әни белән икегезне алып китәм. Минем бит ял вакытым гына, эшне озакка сузмыйк, ялымның бер атнасы үтеп китте дә инде. Монда никах укытып алсак, анда баргач, гөрләтеп туй ясарбыз. Иптәшләремә әйтеп киткән идем өйләнәм дип, алар безне анда көтеп торалар.
 
Саимә икеләнә: “Риза булыйм инде, анда бит җимешләр, ипиләр күп икән. Үзе хәрби кеше дә бит әле. Әллә кем булып эшләгәнен сорыйммы икән? Әй, ярар ла, кем булса да – хәрбидер инде. Шундый килделе-киттеле уйлар арасында: “Ярар, булмаса”, - дигәнен үзе дә сизми калды кыз.
 
Һаман әкрен генә кар ява, язгы җилләр әкрен генә исеп, битләргә бәрелеп уза, болытлар арасында сирәк кенә күренгәләп киткән ай да, алардан көнләшепме, бөтенләй кереп яшеренде. Авыл башында кемнеңдер әтәче беренче булып кычкырып җибәрде. Саимәләрнең почмак тәрәзәләрендә тонык кына сукыр лампа кабынды. Әнисе башын тәрәзәгә якын ук китереп, кулын каш өстенә куеп, караңгы урамны күзәтә иде. Ләкин, күзгә төртсәң дә, берни дә күренми. “Әнә әниең дә торды”, - диде егет. Кем белә бит, бәлки, эче пошып, артта калган йокысыз төннәрен, күңелсез көннәрен, алдагы язмышын сизенәдер ана йөрәге. Улы сугышка киткәннән бирле ул берәр генә сәгать йоклап ала да, почмакка кереп утырып, пыш-пыш нәрсәдер укый, теләк телиме, балаларына бәхет-тәүфыйк сорыймы, хәбәрсез югалган улын кайтарырга телиме...
 
- Иртүк әниемне яучыга җибәрәм, тагын аны-моны уйлама, барысы да синеңчә булыр. Үзем исән чакта сине ким-хур итмәм, - дип Саимәне капкаларыннан кертеп җибәрде егет. Кыз кереп киткәндәй булды, ләкин шыгыр-шыгыр ерагайган аяк тавышлары тына башлагач, капканы ачты да егет артыннан карап калды.
 
Саимәләрнең йортыннан ерагайгач, егет тәмәкесен кабызды. Шәһәр папирусының тәмле исләре әллә кызның шәленә сеңеп калган, әллә инде күпер якларыннан искән язгы җилләр һәм каптырылмаган шинель итәкләре җилфердәве белән кызның борынына егет исе килеп керде. Ә ул инде тыкрыкка борылып кергән иде.
 
Саимә аяк очларына гына басып өйләренә керде дә әнисе җәеп куйган йомшак түшәккә ятты, әмма йокыга китә алма-ды... Бүрәнәләр аша ыжгырткан язгы җил тавышы аңа кызганыч шың-шу булып ишетелде, шуңа кушылып елыйсы килде.
 
- Аһ, юкка риза булдым ахыры? Әнием миннән башка нишләр, ничек яшәр? Юк, юк... Әнием риза булыр. Әни риза түгел дип, шундый бәхетне кире кагарга мөмкинме? Үземә бөтен ягы белән ошады, аның өстенә җимеш арасына барамын, үзе тагын хәрби дә бит әле... Китәргә, китәргә... Шуның ише уйлар белән гәпләшә-гәпләшә, әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнә-әйләнә, озак ятты кыз.
 
Әнә таң да беленеп килә бугай. Әнисе торып мичкә ягып җибәрде. Саимәнең эче пошканнан торып утырды. Әнисе аңа: “Йокла әле, бәбкәем, рәхәтләнеп йокла. Өй җылынсын, ашарга пешсен, үзем уятырмын”, - дип, башыннан сыйпап йоклатырга тырышса да, Саимәне йокы алмады. Шундый көнне йоклап ятып буламыни соң? Ул торып өйләрен җыештырды, идәннәрне юып алды. Эшләрен тәмамлап, чәчен тарап үрим дип кенә утырган иде, әнисенең “Йә Раббым! Болар иртүк нишләп йөриләр икән?” дигән тавышына сискәнеп китте. Ишектән җиңгинең кайнанасы белән егетнең әнисе килеп керделәр. Узыгыз дип әйтүче булмаса да, алар түргә узып, сәке кырыена утырып, йортка дога да кыла башладылар.
 
- Кодагыйлар булырбыз, Ходай кушса. Аска бернәрсә дә салмадың, ә? - дип, кычкырыбрак сөйләргә тотындылар. Әнисе берни дә әйтә алмыйча, каушап калды. Почмакка кереп качкан Саимәгә тагын бизгәк ябышты, ул мичкә үк елышып, эченә кереп качардай булды.
 
- Ерак җиргә җибәрмим, юк, әле яшь, өлгерер. Әзерләнмәдек тә әле, - дип карыша Саимәнең әнисе. Оялчан әнисенең бер сүзенә биш җавап бирә булачак кайнана.
 
- Әй, түтәй, хәзер синең белән минем сүзгә карап йөри торган вакытлар үтеп киткән инде. Яшьләр үзләре табышкан да, сөйләшкән дә, ризалашкан да. Китсәк бит, без анда мәңгелеккә китмибез. Алып кайтыр өчен үзем ияреп барам ла! Картайган көнемдә минем дә туган илемне ташлыйсым килми, күп булса, бер ел торырбыз анда, үзем алып кайтырмын аларны, - ди, үзенекендә торып.
 
Саимәнең әти-әнисе, аларның ризалыгыннан башка егеткә сүз биргәне өчен, бик нык үпкәләделәр аңа.
 
- Әй, бәбкәем, алдагы көнеңне бер генә дә уйламыйсың мени? Булачак кайнанаң, самовар куя белмәгән өчен киленен нишләткәнен үзең ишетеп кайткан идең бит, усаллыгы чиктән ашкан! Зинһар, башыңны алар белән бәйли күрмә! Сугыш бетте, менә тормыш җайланыр, авыллар ямьләнер, кабат Сабантуйлар булыр, гөрләтеп туйлар уйный башларлар, сиңа да егет табылыр. Мин сезне бер күрергә интегер өчен үстердем мени соң? Абыеңның кайгысыннан айный алмыйм, тагын син дә кайгы өстәргә җыенасың, - дип, үксеп елап та җибәрде.
 
Башын аска иеп, нәрсә әйтергә дә белмичә басып торган Саимә урамга чыгып китте. Әмма бераздан әйләнеп керде.
 
- Әнием, елама, ризалашыгыз, зинһар, мин башкага кияүгә чыкмыйм, аны гына яратам. Әнисенә ничек тә ярарга тыры-шырмын, читтә озак тормабыз – кайтырбыз. Әнисе дә шулай диде бит, - дип ялварды.
 
Ләкин кызның әти-әнисе сүзләрендә нык тордылар. Хәтта, ачуланып, туй да ясамаска булдылар. Әмма Саимә берсенең дә сүзенә колак салмады. “Алар мине яраталар, соңрак ризалык бирерләр әле”, - дип уйлады ул.
 
Шулай өйләнештеләр. Мәҗлескә яшьләр-картлар кайсы көндез, кайсы кичен җыелдылар. Кызның әнисе дә шунда – күзләре кызарган, башын аска игән. Килгән кунакларны элеккечә каршы алмый, киткәннәрне – озатмый. Кодагый да башка кодагыйлар кебек түр башында түгел, ә ишек төбендәрәк утыра. Шуннан соң 3 - 4 көн дә үтмәде – китәргә җыендылар. Капкалар киредән тутырып ачылды, атны ишек төбенә үк китереп туктаттылар. Саимәнең эче поша баш-лады. Нәрсә соң бу? Әти-әнисе аны озатырга килмиләр булдымы инде? Тыкрык башына барып килде кыз – беркем дә юк... Бик рәнҗегән иделәр шул әти-әнисе. “Тыңламадың безне, арада яраткан балабыз идең бит. Безне бер генә дә хөрмәт итмәдең”, дигән сүзләре әле дә колагында чыңлап тора.
 
Менә чана да әзер. Саимә: “Әниемнәрне күреп китик инде, бик күрәсем килә”, - диде иренә, кайнар яшьләрен тыя алмыйча.
 
- Хәзер, хәзер, барырбыз, үпкәләмә – әниемә әйтим инде, - диде, аркасыннан кочып.
 
Аларны илтүче бабай белән кайнана авылны чыкканда зират янында көтәргә булдылар. Саимә белән ире барып кергәндә, әнисе башын бәйләп стенага карап ята, ә әтисе сәке йөзлегендә хатынының аяк очында утыра иде. Өй эчендәге күңелсезлек яшь киленнең йөрәгенә килеп кадалды.
 
- Кай җирең авырта, әнием? - диде Саимә әнисенең башыннан сыйпап.
 
- Ана булгач, балам, кай җирең авыртканны белерсең. Ярый, хуш инде, бәхил бул. Үлгәнемне ишетсәң, әнием хакы дип, ярлыларга садака бирерсең, - дип, сөяккә калган кулларын бишмәт эченнән чыгарып, кызының кулын тотты да, китмә балам, ташлама безне, дип өзелеп елап җибәрде.
 
Саимә борылып, шәле белән йөзен каплады, ә әтисе, башын игән көенә, кызына борылып та карамады...
 
- Әбекәем, алып кайтам кызыңны! Бәлкем, быел ук кайтырбыз әле. Кайта алмасак, ял саен кунакка җибәрермен үзен, - дисә дә кияү, аңа җавап бирүче булмады. Кияү Саимәне күтәреп торгызды. Күпме генә торсаң да, ана күңелен табарлык бернинди сүз дә юк иде. Саимәнең күзләрен кайнар яшь томалаганлыктан, ул өй эчен тонык кына күрде. Күпме генә артына борылып караса да – озатырга чыккан кеше дә күренмәде. Күңелен тутырып, йортларны карап чыкты, подвал ишеген ачып, күзләре белән нидер эзләде. Бөтен җирдә тынычлык, очсыз- кырыйсыз күңелсезлектән башка бернәрсә дә таба алмады ул. Капкадан чыкканда тагын борылып карады – чыгучы юк... Мәктәпне узып барганда гына зур кара шакмаклы шәлен бөркәнгән әнисенең капка баганасына сөялеп, ә әтисенең аның янында басып торуын күреп калды. Саимәнең күңелендә “Әллә борылып кайтыйммы икән, мин киткәч, әти- әнием нишләр?” - дигән уйлар йөрәген әллә ничә кисәкләргә телгәләде. Аның уйларын ишеткән сыман, ире ашыктырды гына.
 
Алар барып җиткәндә олаучы бабай белән кайнана көтеп торалар иде инде. Килгәнен күргәч, бабай дилбегәне кагып җибәрде дә, ат җепшек кар өстеннән әкрен генә кузгалып китте.
 
Көн болытлы, салмак кына кар сибәли иде. Саимә зират ягына карарга да курка. Кем белә – әгәр ул кайтканчы берәрсе шушы мәңгелек йортка күчеп куйса, ул нишләр?
 
- Әй, әнекәем, әнекәем... Бер генә дә хәлең юк шул. Моңа абыем югалу кайгысы һәм минем үзсүзлегем гаепле. Озак торырга туры килмәс, Алла теләсә. Барыйм, күрим яңа урыннарны. Әгәр кайтмыйбыз дисәләр, үзем генә булса да кайтып, әниемнең ризалыгын алырмын барыбер, - дип барганда, ире кочып алды да юатырга тотынды.
 
Бабай белән янәшә утырган кайнана аларга берничә тапкыр усал гына итеп карап алды. Ә ире һаман Саимәне юата бир-де. Анасы түзмәде: “Аягыгызны күтәребрәк атлагыз! Артта каласыз, сукыр түгелдер әле, җитәкләмәсәң дә була!” - диде ачуланып. Яшьләр адымнарын тизләттеләр. Ире Саимәнең култыгыннан үзенең кулын алды да хатынының күзләренә тутырып карады. Байтак кына ара үттеләр. Юкәле тау да күгелҗем-кара нәрсәгә охшап күренә башлады. Ат чанасын йомшак кардан әкрен генә тарта, ике ягыннан да тир бәреп чыккан. Кротовка ягына китә торган сөзәк тауларны көч-хәл белән менде хайван.
 
- Кил, улым, утыр, бераз ял ит. Тау бетте, тигез җирдә барыр әле ат, - ди кайнана.
 
- Утырсалар, икесе дә утырсыннар, әкрен генә барырбыз әле, - дигәненә бабай бик үкенде аннары.
 
- Абзый, юкны сөйләп торма! Килен бик яшь әле, авылда үскән нәрсә, ат артыннан гына барыр! Мин балаларымны, ятим булсалар да, колхоз кырларында йөртеп, газаплап үстермәдем. Үзең беләсең, абзый, 3 - 4 ел элек нинди вакыт иде бит. Күпме кешеләр интекте, ә мин вербовать итеп Дарасунга алып киттем, аннан кайтып, Камышлыга - райздравка керттем, аннан армия, армиядән соң Ташкент ягына җибәрдем. Ятимлекләрен белгертмәдем, авыр эш эшләтмәдем. Шуңа күрә, бала хакы диеп, хәзер туган илемне ташлап китеп барам. Әнисенең кадерен белсен, белерлеге бар! - дип тезеп китте.
 
Арттан башларын иеп барган яшьләр дә, бабай да бер сүз дә әйтә алмадылар. Ә Саимә әнисенең сүзләрен кабат-кабат исенә төшерде.
 
Похвистнево станциясенә җиткәндә, поезд тавышы ишетелде. Кояш баер алдыннан килгән күңелсезлек күңелләргә дә шомлык өстәде. Вокзал алдына килеп җиткәч, бабай атын туктатты. Әйберләрне вокзал эченә ташып бетергәч, бабай хушлашып китеп барганда: “Кызым, син дә исән-сау бул, яхшы гына торыгыз, кеше көлдермәгез. Әти-әниеңә күп кенә сәлам әйтермен”, - дип саубуллашты. Йөрәгәнең яртысы бабай белән киткән кебек тоелды Саимәгә. Ул бабай киткән юлдан барып карады, тик таба алмады.
 
Кире әйләнеп килгәндә, ире белән кайнанасы нидер чыш- пыш сөйләшәләр иде. Икесенең дә йөзләре бозылган:
 
- Кая китеп югалдың?
 
- Поездны карап килдем, - диде кыз. Әмма аны ишетмәделәр сыман.
 
Вокзал эче халык белән тулы - бала-чага, карты-яше берничәшәр көн вокзалда поезд көтеп арыганнар иде.
 
- Әбекәй, сез кая барасыз, - дип сорады Саимә ак яулыклы әбидән.
 
- Ташкент ягына, кызым. Бала хәсрәте шулай йөртә икән. Элек, нәзек кенә тимер өстеннән зур тимер айгыр арба тагып чаба, дигәнне ишетеп кенә белә идем. Менә хәзер үзебез дә шул арбага утырырга көтәбез. Газраилне эзләп барабыз-дыр инде. Балабызны күрсәк, үлсәк тә үкенмәс идек, - диде дә бите буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды. Эх, ата-ана бала диеп утларга да керә, суларга да бата. Тик менә бала гына...
 
Менә, поезд килә, дигән тавыш ишетелде. Бөтен вокзал дәррәү кубып чыга башлады, бала-чага чыр-чу килеп елашырга кереште. Утыра алганы утырып өлгерде, утырмаганы - калды. Поезд, пуф-пуф килеп, авырсынып кына, кузгалып китте. Саимә бер ишеккә, бер тәрәзәгә барып, теге әби белән бабай утырып китә алдылармы икән дип карарга тырышса да, булдыра алмады. Чөнки аяк астында чемодан- капчык, сумкалар тезелгән иде. Ул аларны күрә алмады. Поезд, шәһәрне артта калдырып, урман-кырларга чыкты, халык үз урынын табып, урнаша башлады. Саимә тәмам тынычланып, үз урынына барып утыргач кына, әти-әнисеннән, туган җиреннән аерылып китеп баруына төшенде. Кайнар яшьләрен тыя алмыйча, тәрәзәгә таба борылды. Аннан тамбурга чыгып китте. Озак та үтмәде, ире, артыннан чыгып, кочагына алды:
 
- Әллә елыйсың инде? Юләр икәнсең. Без бит анда озак тормыйбыз. Син күрмәгән җирләрне күрсәтәм дә кире кай-табыз. Күрәсең бит, бөтен халык шул якларга китәргә тырыша. Ә син... - дип елмаеп куйды.
 
Саимәнең күптәнге хыялы исенә төште. Ул вакытта әле сугыш башланмаган, аның бала вакыты иде. Имеш Ташкент вокзалында “Хуш киләсез, миһманнар (кунаклар)” дип язылган лозунг эленеп тора икән. Ул якта бөтен кешеләрне дә кадерле кунак каршылаган кебек каршылыйлар икән, дип кемдер сөйләгәнне хәтерли иде ул. Шул кунаклар арасында буласы иде, дип хыялланганы тормышка аша инде хәзер.
 
Проводник: “Ике сәгатьтән Ташкентта булабыз, әзерләнегез”, - дигәч, йөрәк сикерүенә түзә алмады Саимә. Аларны анда кемдер көтә кебек иде. Чемоданнарны күтәреп поезддан төшкәч, Саимә тирә-ягына карады. Вокзал түбәсендә фәкать “Ташкент” дип язылган тактадан башка бернинди дә язу юк иде. Тик иске шәһәрнең тар, караңгы урамнары, ике яклап балханалап өелгән, бер-берсенә тоташкан балчык өйләр Саимәнең абыйсы сөйләгән пәри шәһәрен хәтерләтте. Алмалар да, грушалар да, виноград та, аллы-гөлле чәчәкләр дә күзгә күренмәде. Туган җиреннән дә матуррак урын булмаганны шул вакытта гына аңлады кыз.
 
Беренче көннәрдә бу яңа тормыш бик күңелсез булды. Капка баганасына сөялеп калган әнисен, таягына таянып торган әтисен көндезләрен гел күз алдында йөртеп, төннәрен төшләрендә күреп саташып чыга иде. Аның өстенә, тынгысыз кайнана җанына тия. Ашарга пешерсә – гаебен таба. Әни, нәрсә пешерим соң дисә – өйрәтергә булса, мин үзем дә пешерәм, дип кырт кисә. Ире кайтуга Саимәдән зарлана башлый.
 
- Бер ай була бит инде, килен эшләп ашасын. Әнә, аның ишеләр сәүдә итә-итә, баеп беткәннәр.
 
- Сәүдә кылган белән урлаган бер түгелмени? Үлсәм үләм, әмма бу эшкә алынмыйм. Малаең кайтсын да эш эзләрбез, - диде Саимә, түзәр хәле калмагач.
 
Ире кайткач, эш эзләү турында сүз кузгаткан иде, кайнанасы шунда ук:
 
- Синең өчен ирең йөрер ди! Офицер булган балам минем! Сиңа кирәк - син чык та эзлә! - дип ачуланды.
 
Шәһәр күрергә чыксалар, киленне өйдә калдырып, малаена ияреп кайнана үзе чыгып китә, кунакка барсалар да Саимә өйдә кала, малай белән әни икәү китәләр. Шулай итеп, Саимә өй кызы булып калды.
 
- Эх, берәр эш тапсам... Энә белән җир казырга да риза, - дип сыкрана иде Саимә. Ә ире, Саимәне тынычландырырга ты-рышып: “Әнине беләсең бит инде, бик йөрәкле кеше. Берәр кырын сүз әйтсәң, бөтен Ташкентта да урын таба алмассың. Ярар инде, нәрсә кыланса да, аныңча булсын”, - ди. Яшьләр менә ничә ай буе кайнана каршында аяк очларында гына басып, аның авызына гына карап торалар. Саимәне үзе белән беркая да алып йөрмәгәне өчен иренең эче әрнеде, аңа карап, жәлләп куйган сыман: “Бүген кунакка икәү барабыз, әнине ничек итеп үгетләргә инде”, - дип авыр сулап куйды. Кая анда... Ана кеше еларга ук тотынды.
 
- Мин үлгәч, икәү йөрерсез, әлегә мин йөрим! Мин монда өй сакларга килмәдем. Хатының яшь әле, йөрергә өлгерер! - дип тезә башлады, аннары, чәч үременә таккан 3 - 4 чулпысын шалдыратып, чыгып ук китте.
 
- Ярар инде, Саимә, күңелсезләнмә. Әйдә, бер йөреп кайтыйк инде. Һәр кешедә бер холык була бит инде, нишләтәсең. Күршедә утырган әниләрен дә чакырдылар. Ә ул әйләнеп тә карамады. Саимә белән ире кунактан кайтканда, ишекләр эчтән бикләнгән, өй эчендә кайнана ямьсез тавыш белән улый, ишекне ачмый иде...
 
- Я, Ходаем, әниемә нәрсә булган инде? Ишекне ватып керергә кирәк, - дип ишекне каерырга җыенганда, кайнана акыра-акыра килеп ишекне ачып җибәрде дә үзе идәнгә егылган булып кыланды. Аны күтәреп алып алдагы өйгә кертеп салдылар һәм икәүләшеп хәлен сорашырга керештеләр.
 
- Бу китсен, - дип кычкырып җибәрде кайнана ямьсез тавыш белән, Саимәгә карап. Килен куркуыннан икенче якка чыгарга да, монда калырга да белмичә, аптырап калды.
 
- Син тегендә чыгып тор, хәзер мин дә чыгам, - диде әкрен генә ире. Икенче көнне торсалар – бернәрсә дә юк. Кайнана бераз ыңгырашып йөргән булды да, тагын малаена ияреп, шәһәргә чыгып китте. Алар кичен кайтып кергәндә, Саимә күрше апа белән сөйләшеп утыра иде.
 
- Безнең ашханәгә кассир кирәк. Грамотаң булса – кер дә эшлә, көннәр буе берүзең интегеп утырма. Кеше арасында көн дә тизрәк үтә, тамагың да туяр. Иреңнең 250 грамм паегына карап утырганчы, - диде ул.
 
Икенче көнне апа кереп ире белән сөйләште дә Саимәне эшкә урнаштырырга алып китте. Эше Саимәгә бик ошады. Монда чиста, тәмле исләрне иснәп тә туярга була иде. Әгәр үз өлешемне бирсәләр, өйгә – әнигә дә алып кайтыр идем, бәлкем ул мине ярата башлар иде, башкача орышмас иде, дип, куана-куана эш урыны белән танышып йөрде Саимә. Ашханәнең җитәкчесе Үлмәс апа олы яшьтә икән.
 
- Өйрәнеп киткәнче үзем ярдәм итәрмен, иртәгә үк эшкә чык, - дип озатып калды. Саимә шатлыгыннан өйгә ничек кайтып җиткәнен дә сизми калды. Кайтып керүенә үзенең эшкә урнашуын кайнанасына сөйләп бирде.
 
- Бик яхшы булган инде. Ресторан тапкансың икән. Яхшы кешеләр андый урында эшләми, эчкечелек, бар начарлык шунда инде, - дип тезеп китте. Малае кайтып кергәнче нәрсәләр генә әйтеп бетермәде...
 
- Хатыныңны ресторанга эшкә кертәсең икән! Баер инде! Әй, улым, әниең булмаса, күрер идеңме бу рәхәтләрне! Болар бит укып чукынганнар, башыгызга атланып гүләйт итәргә генә исәплиләр. Сәүдә ит дигәч – оялам мин әйбер сатарга, кеше белән сугышып, чи-ратларда йөри алмыйм, ди! Ә “аристоран”ны таба белгән! Әнә, син алып аерган хатынның нәрсә генә юк өендә! Ашау-эчү, кием- салым дисеңме. Шул кичәләре белән кибет ишек төбендә куна икән, бичара. Бу Саимәңнән он суы да, тоз суы да чыкмый. Үзем килгәнче тормагансың бит, мин аны аерырга бирмәс идем, - дип тузынды.
 
- Әни, аны яңадан исеңә алма, - диде, малае ачуланып. Сәүдә итсә соң, яртысын эчеп бетереп бара ие дуслары белән. Исереклеген үзең күрдең бит...
 
- Хатын булырлыгы бар! Таба да, каба да! Ә бусыннан он суы да, тоз суы да юк. Бусы яхшыракмы әллә? “Аристоран” табып кайткан имеш. Монда алып килгәндә әйткән идең: ”Сине беркемгә дә алыштырмам, синең сүздән чыкмам”, - дип. Матур хатын алып кайттың да, хәзер аның күзенә генә карап торасың. Мин барын да сизеп торам. Мин, улым, ир белән 4 кенә ел тордым, бөтен гомеремне сезгә багышладым, - дип тезде.
 
Каян гына шулкадәр сүзләрен табып бетерә икән? Ни Саимә, ни малае бер сүз дә әйтмәделәр. Саимә утырган җирендә катып калды, башы әйләнә, күз аллары караңгылана башлады.
 
“Аристоран” дип язылмаган иде бит ул бинада, “Столовая” дип язылган иде. “Аристораны” нәрсә инде тагын? Столоваяда бер генә исерек тә күрмәде бит ул, барысы да ашыйлар да чыгып китәләр. Кайнанама аңлатып карасам - төшендерә алмам инде, дип уйланып утырганда, “Саимә, иртәгә барып документларыңны алып кайт”, дигән сүзгә сискәнеп китте.
 
- Анда эшләмисең, - диде ире аңа.
 
- Кая гына барыйм соң? Икебезне чыгарып йөртми, үзем беркая да бара белмим... Шулчак Саимәнең колагына тагын кайнанасының кычкырган тавышы ишетелде.
 
- Шуның өчен пәйгамбәрдән калган йола бар, улым. Хатын- кызны көненә ике мәртәбә чәченнән тотып кыйнарга кирәк. Шул вакытта гына алар иренең күзенә карап, дерелдәп тора торган булалар. Әнә, Мансур авылындагы абыеңны хәтерлисеңме? Аның ике хатыны иде. Әгәр берәр эшләре ошамаса, икесен ике якка мичәүләп, үзе арбага менеп утыра иде дә үз җирләренә барып җиткәнче кыйнап бара иде. Әй, ул җиңгәйләрнең күргәннәре... Кулларын юрган астыннан чыгармыйча сындырып ташлый иде, кешегә күрсәтми иде. Шуларны ата- аналары да белми кала. Кыйналган хатын-кыз үлми ул, дия иде ул. Ачы очындагы сукыр җиңгәгезнең үлгәненә 4 - 5 еллар гына, ә абзый онытылып бетте инде, - дип чәпчеде кайнана.
 
Кыйнаса, сүксә – ничек яшәп бетәрмен? Безнең тату тормышка бер генә дә риза түгел бит иремнең анасы. Әнисенең сүзләре аның колагына кайчан да булса бер керер. Әллә авылга кайтып китимме икән? Юк, оялам. Әти-әнинең ризалыгыннан башка чыгып киттем бит. Алар миңа инде элеккечә карамаслар. Менә озакламый кечкенәбез туар. Бала белән дә кайтсам, бик оят булыр, аерылып кайткан дип барысы да көләр, дип уйланды хатын.
 
Көндезләрен шундый уйлар тынгы бирмәделәр, ә төнлә куркыныч төшләр йоклатмады Саимәне. Менә очы- кырые күренмәгән кыр имеш. Очып барганда тирән бер чокырга килеп төште ул. Аста әз генә су бар, имеш. Анда тулы елан-чаяннар кайнаша, авызларын ачып, Саимәгә таба тартылалар. Ярның тирә-ягы кырт итеп киселгән. “Коткарыгыз! Коткарыгыз!” дигән тавышы күл эчен яңгыратып, тавышы Саимәнең үзенә ишетелә. Бер агач ботагына тотынып, әкрен генә яр өстенә менде. Күзгә төртсәң, бернәрсә дә күренми торган караңгы төн. Саимә йөгереп китте, ә үзе кая барганын белми. Менә өем- өем каберлекләр, имеш. Шунда яңа гына күмелгән кабер. Аның өстенә баскач, ул селкенә башлады. Кабердән: “Балакаем, кач моннан! Кач!” - дигән тавыш килә. Шулвакыт җир тетри башлады, җил-давыл чыкты, һичкая бара алмый, егыла имеш. Куркуыннан Саимә кычкырып елап җибәрде. Ире аңа төртеп: “Саимә, ник елыйсың?” - дип башыннан сыйпады. Саимәнең яшьләре мендәргә агып төште.
 
- Ник елыйсың, Саимә? Нәрсә булды? - дип, ире аның бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп алды. Аяк очларында гына яткан әниләре: “Төн буена йокы да бирмимени, арып кайткан көеңә”, - дип, сикереп торып ук утырды. Ялгыш бер каршы сүз әйтсәң, әнисенең төннәр буе йөреп-йөреп сүгә торган гадәтен белгән улы берни дә дәшмәде.
 
Шулай очы-кырые күренмәгән күңелсез көннәр бер- бер артлы үтә тордылар. Кайнананың зәһәрлеге көннән- көн артса да, аның белән янәшә яшәве кыенлашканнан кыенлаша барса да, беркая да качып котылыр юл юк иде.
 
“Менә инде улыбыз бар. Әгәр аерылып китеп барсам, ул әтисез үсәрме”, - дип, үзен тынычландырырга тырышты Саимә. Ә малае эштән кайткан вакытка кайнана тагын бер яңалык уйлап куйган. Өстәл артына җыелгач, ашарга оялып кына утырган Саимәгә ире: “Аша инде, нигә ашамыйсың”, - дип эндәшкән иде, анасы тамак кырып, тешен кысып куйды.
 
- Бүген төнлә сәгать 2 - 3ләр тирәсе иде. Кемдер тәрәзә шакыганга уянып киттем. Барып карасам – бер исерек басып тора. Мине күргәч, “ну ладно”, дип китеп барды, - дип утка май өстәде кайнана.
 
Ире Саимәгә акаеп карап куйды. Саимә ни дияргә дә белмичә, катып калды. Яхшылап әйткән бер сүзгә дә ун сүз җавап кайтара торган кешегә нәрсә аңлатып була соң? Саимә дәшмәде. Ире ул турыда бу көннәрдә сүз кузгатмаса да, Саимәгә карата салкыная башлавы сизелде. Анасы белән күрше бүлмәдә нәрсә турындадыр чыш-пыш кына сөйләшеп чыгып китеп, өйгә кунарга кайтмыйча калган чаклары да булгалый башлады. Кайбер көннәрдә исереп кайтып, “аристоранны” таптың, тәрәзәгә кем килгән иде? - дип нахакка рәнҗетә иде.
 
- Я, Ходаем, аз мени урамда исерек? Алар өчен дә мин гаеплеме? Нигә инде әни шул ялган сүзләрне әйтә?
 
- Әни күп яшәгән кеше ул, кем килеп, кем киткәнне вич белә, - дип кенә җавап бирә башлады ире.
 
Саимәнең күңелсезлеген, күз яшьләрен күргән кайнанасы: “Унике хатынга бер ир дигән нәрсә пәйгамбәрләрдән килгән. Офицер булырлык ир бер сиңа гына карап утырмас инде! Юкка авызыңны салып та йөрмә. Түзә алмасаң, әнә, әниең чакырып хат язган – кайт та кит. Ә без Ярмәк ягына борылып та карамыйбыз. Безне көтмә, - диде. Хатлар өстенә хатлар килә торды Саимәгә.
 
- Кайт, балакаем, балаларны үзеңнән дә яхшырак карарбыз, - дип язганнар әти-әнисе.
 
Ике малай бит. Алты ел гомер үтте инде. Балалар, әтиебез кая, дип сорасалар, ни җавап бирермен? Менә шулай уйланып көннәре үтә торды Саимәнең. Әнисенә “Язга кайтам” дип язган иде. Сүзендә торасы килде. Ул, иреннән рөхсәт сорап, ике баласын алып, юлга кузгалды. Төшләрендә күреп сагынган туган авылына кайтса да, Саимә чын-чынлап шатланмады, аның күңеле китек иде. Туган авыл, кырлар-урманнар, бернәрсә дә үзгәрмәгән. Җырлый-җырлый йөгереп уза торган Камышлы юллары да әллә ничек моңсу булып күренделәр. Башындагы төрле уйларны барлый-барлый кайткан Саимә машинаның тузаннар туздырып туган йорты капкасы төбенә килеп туктаганын сизми дә калды.
 
Ярты ай кунак булганнан соң, инде озак тордым, эшкә чыгарга вакыт (инфекционный хастаханәдә эшли иде ул вакытта) дип, әти-әнисе белән саубуллашып, кабат Ташкентка китте. Әнисе нәрсәдер сөйли-сөйли, кулын болгап машина артыннан озак йөгерде. Әмма Саимә бернәрсә дә ишетмәде. Аһ, ана-ана, нинди генә әйтелмәгән сүзләрең бар иде соң?
 
Озакламый Саимә хат алды. Эштән кайтып, балалары белән ашап утыралар иде, урамда “Шәрипова?” дип кычкырган тавыш ишетелде. Саимә йөгереп чыкса, хат ташучы хат китергән. Саимә куана-куана хатны алып, балалары янына кереп утырды да, конвертны ачып, укырга тотынды.
 
“Кадерле туганнарыбыз. Сез киткәннең икенче көнендә әбиебез түшәккә егылды. Шул көннән соң бик авырайды, төннәр буе сезнең белән саташып чыга. Син вакытсыз гүргә кертәсең аны. Синең үзсүзлегеңә бик ачуланабыз. Үз ирегең белән зинданда яшәргә нәрсә генә мәҗбүр итә соң сине? Зинһар өчен, кайчан кайтачагыңны язып җибәр. Әбиебезнең җаны чыкканчы васыяте шул булды: “Бала-лары белән кайтса, Саимәне читләмәгез. Каберемдә дә рәнҗеп ятармын”. Кайт, кызым, кайт, апай, кайтыгыз, иркәмнәр. Сезләрне көтеп калучы әтиегез һәм туганнарыгыз”.
 
Саимә хатны өзек-өзек, кабат-кабат көч-хәл белән укып чыкты һәм, исәрләнеп китеп, күрше бүлмәгә кереп, мендәргә капланып бик озак елады. Нишләдем мин? Нигә генә ташлап киттем әниемне! Шушы көннәр килер дип уйламадым. Элегрәк “әти-әниең бармы?” дип сорасалар да, әти- әниең булмаса, бу дөньяның нинди яме, нинди куанычы бар соң дип, шатлана идем бит. Ире белән кайнанасы чыгып китеп, икешәр көн кайтмыйча йөргәннәре Саимәне элек тә борчый иде, әмма бүген ул аеруча аларның өйдә булуларын теләде. Бөтен кайгы-хәсрәтен алар белән уртаклашасы килде. “Кайгырма, Саимә, шулай бара инде дөнья, бер сине генә үтеп китә торган хәсрәт түгел шул”, - дигәннәрен ишетәсе килде. Тукта, ишек ачыла түгелме? Кайттылар, күрәмсең.
 
Кайнана ачулы йөз белән кайтып керде. Чәч толымына таккан ачкычларын шалдыратып, кирәген сайлап алды да, сүтеп алмыйча гына, ишеген ачарга кереште.
 
- Нигә йозак ачылмый? Кайсыгыз ишекне каерды? - дип ырылдады.
 
- Юк, әни, без анда бармадык. Балаларның буе җитми, йозак ватылгандыр, - диде Саимә, ишеген ачып, дәшмичә генә кереп киткән кайнанасы артыннан кереп.
 
- Әни, авылдан хат килде, әни үлгән, - диде дә Саимә, үксеп елап җибәрде.
 
- Улама, улама! Бер синең генә анаң үлгән мени, үлем - хак. Синдә генә ана булган! Ярар, яхшы булган! Хат аркылы да сине котыртып ята иде, – дип гадәттәгечә тезеп китте. Саимә бу сүзләрдән шаккатып, әкрен генә балалары янына килеп утырды да:
 
- Ю-юк, бу кешеләрдә мәрхәмәт, кызгану, юату дигән нәрсәләр юк һәм буласы да түгел. Аларга бары тик тамаша, туй, күңел ачу булсын. Ни өчен аналар бер-берсеннән шулай нык аерылалар икән? Ни өчен минем әнием кешегә кычкырып сүз дә әйтмәс иде, аракы-вино дигәннәрнең шешәсен тотарга да курка иде, бу шешәне тотмагыз - хәрәм дия иде. Эх, әнием... Бер генә синең карашыңны күрәсе иде, тавышыңны ишетәсе иде... Күз яшьләреңне түгеп, китмә, дип ялваруыңны ник кенә тыңламадым икән? Хәзер соң инде. Ниләр генә эшләсәм дә, синең бәхиллегеңне ала алмыйм... Бәлки бәхилләгәнсеңдер дә, әмма синең күңел рәнҗешең мине үзем үлгәнче газаплар инде. Ә болар - таш йөрәк, таш күңел... Шуның өчен ул гомер иткән туган илен, күршеләрен, туганнарын һич тә сагынмый. Нигә ул килгән һәрбер кешегә: “Исән булсам, мин гомеремдә дә балаларга буйсына торган кеше түгел, үлгәндә дә килен кулына калмыйм! Авырсам - табиблар яхшы карый, ә авыл ягына үзем дә, малаем да әйләнеп тә карамабыз. Инде рәхәткә килдем, үлсәм, гәүдәм монда калыр”, - дия иде. Ах, таш тырма икән моның йөрәге...
 
Шул көннән соң кайгы- хәсрәтен, шатлык-куанычын кайнанасына белгертмәскә ант итте Саимә. Тукта... Бу кайгылар бер минем өчен генә килмәгәндер бит. Әнә бит аны белүче кешеләр, күршеләр: “Рәхмәт сиңа, иркәм, түзеп торганың өчен. Менә тиздән балаларың үсеп җитәрләр, алар өчен түзеп яшәгәнеңне аңларлар. Үз-үзеңә, бу кадәр түзем булуыңа исең китәр”, - диләр. Кайчан җитәр икән ул чаклар...
 
Күп еллар үтте. Сок елгасының матур ярларына бәрелеп күпме сулар акты. Ярмәк авылын тагын да матурлатып ничә язлар килде, күпме сандугачлар кайтты. Үткән көннәр, куркыныч еллар төштә күргән сыман гына инде хәзер. Ә күңел һаман нәрсәдер уйлый, кемнедер сагына... Үзе дә белми – керсез күңелле сабый чакларынмы, “бәбкәем” дип өзелеп йөргән әнисенме, яшьлек дусларынмы, әллә туган иленме юксына? Саимә үскән авыл хәзер салам башлы өйләр түгел инде. Юкәле тау башына менеп карасаң, калай башлы таш өйләргә исең китә. Тик Саимә генә бу матурлыкны күрми, һаман ирен, кайнанасын карый.
 
...Гомер буе күргән авырлыклар да, яхшылыклар да онытылмый икән. Саимә бу кичне яшьлек елларын искә төшереп, хатирәләрен барлап чыкты.
 
Үлем түшәгендә яткан кайнанасының баш очында, йокымсырап киткән төсле булды. Шул вакытта кайнана: “Әгәр терелсәм... илгә... китәр идек...” - диде.
 
- Юк, син бит авылдан туйган идең, инде исеңә төштемени? - диясе килсә дә, Саимә дәшмәде. - Гомерем буе түзгәнне, ахыргы сулышында рәнҗетмим инде, түзим, - дип уйлады. Саимә, ясин чыгып, кайнанасын соңга юлга озатты.
 
Булса да булыр икән шулкадәр сабыр һәм саф күңелле киленнәр...

Тәлгать ВАҺАҖЕВ
Бердәмлек
№ --- | 06.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»