поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.04.2021 Спорт

Халыклар дуслыгы йорты оештырган ярышта “Дуслык” татар командасы җиңде

27 мартта Самараның МТЛ «Арена» универсаль комплексында «Милләтләр дуслыгы» дип аталган чираттагы милләтара спорт фестивале үткәрелде.

Чарада татар, башкорт, казах, таҗик, чуваш, белорус, украин һәм башка милләт командалары катнашты. Фестивальне «Юллё» корея барабаннары ансамбле һәм «Алпан» кавказ биюләре ансамбле чыгышы ачып җибәрде.

Спорт фестивалендә катнашучыларны өлкә спорт министры урынбасары Лидия Рогожинская, Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Петр Сучков сәламләделәр. Соңгысы: «Халыклар дуслыгы-2020» юбилейлы спорт фестивале узган елда нәкъ карантин алдыннан уздырылган иде. Быел без янә спорт мәйданчыгында җыелдык, һәм бу бик шәп!» - дип билгеләп үтте һәм катнашучыларны Самара өлкәсендә футбол, волейбол кебек спорт төрләре үсеше тарихына багышланган викторинада катнашырга чакырды.

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин исеменнән Руслан Мостафин чыгыш ясады: «Кеше гәүдәсе һәм сәламәтлеге - Аллаһы Тәгалә бүләге. Шуның өчен һәркем үзен-үзе кайгыртырга тиеш. Спорт - сәламәтлекне саклауның бер чарасы», - диде ул.
 
Шобага буенча уенны “Салават Юлаев” башкорт командасы һәм осетиннарның “Алания” командасы башлап җибәрделәр. Башкортлар көчлерәк булып чыкты һәм беренче уен 4:1 исәбенә тәмамланды. Башкорт командасына көч биреп торучылар Башкортостан флаглары күтәреп килгәннәр иде. Бәлки шул да аларга дәрт һәм дәрман өстәгәндер. Тренер Ришат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге башкорт командасы, гайрәтләнеп китеп, казахларның “Кайрат” командасын да 9:1 исәбенә тар-мар итте. Ярымфинал таҗикларның “Пайвад” командасы белән 1:0 исәбенә тәмамланды.
 
 
Икенче яктан татарларның “Дуслык” командасы да үзенең көндәшләрен җиңеп килә иде. Җәлил Шәрипов җитәкчелегендәге команда башта “Зубр” (1:6), аннан “Дагестан” (0:5), ярымфиналда азәрбайҗаннарның “ЛАСО” командаларын (1:6) җиңеп, финалга барып җитте. Шулай итеп, һәр елдагыча, башкортлар белән татарлар финал уенында кабат очраштылар һәм, һәр елдагыча, кем көчлерәк дигән сорауга җавап эзли башладылар. Беренче таймда беркем дә капкага туп кертә алмады. Икенче таймда татарлар ике гол кертеп, инде ничәнче мәртәбә көчлерәк булуларын дәлилләделәр. Пьедесталның өченче урынына таҗикларның “Пайвад” командасы күтәрелде.
 
Волейбол турнирында да татарларның “Дуслык” командасы – беренче, чуашларның “Атал Волга” – икенче, украиннарның “Водограй” – өченче урыннарны яуладылар.
 
Халыклар дуслыгы йорты оештырган ярышта “Дуслык” татар командасы җиңеп килүе очраклы хәл түгелдер, бәлки. Чөнки милләтара чараларда дуслык җиңәргә, оттыручылар булмаска тиеш. Димәк, татарлар команда исемен дөрес сайлаганнар булып чыга. Чөнки быел да “Дуслык” җиңде!
 
“Халыклар дуслыгы-2021” спорт фестивале җиңүчеләрен котлыйбыз һәм киләчәктә дә бирешмәүләрен телибез.
 
 

Гөлнур МУСИНА
Бердәмлек
№ --- | 03.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»