|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2021 Медицина
"Авыру йоктырган дип уйладык..."Стәрлетамакта ике яшьлек малай ун көн буена магнит конструкторының детальләрен эчендә йөрткән. Ун көн дәвамында бала бернәрсә дә ашамаган, вакыт-вакыт коскан. Әти-әнисе аны инфекцияле чир йоктырды дип уйлаганнар. Уфа табиблары тикшергәч, сабыйның ят предметлар йотуы ачыклана. “Ул нидер йоткан, ә без белмәдек тә. Без агулану симптомнары — косу, эч авыртуны гына күрдек. Бу шарлар кайдадыр аунап яткан, ә ул аларны табып йоткан”, - дип сөйләгән баланың әтисе "Честно говоря” программасына биргән интервьюсында.
Малайга операция ясап, барлык магнит шарларын алганнар. Бала алты көн реанимациядә булган, аннары гына хәле яхшырган.
"Бала безгә бик авыр хәлдә килде. Аны реанимациягә салдылар. Ашыгыч рәвештә операция ясалды. Магнитлар юка эчәклекнең төрле бүлекләрендә ябышып, төерләр китереп чыгарган. Шулай ук юка эчәкнең төрле бүлекләрендә дүрт тишек булуы ачыкланды", - дип белдергән Республика балалар клиник дәваханәсенең балалар хирургы Булат Әсфәндияров.
Бу беренче генә очрак түгел, күптән түгел Стәрлетамакта өч яшьлек малай конструкторның 44 детален йоткан иде. Хирурглар сабыйга дүрт сәгать дәвамында операция ясаган. Баланың хәле авыр дип бәяләнә.
Фото:mamaplus.md
--- |
Иң күп укылган
|