|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2021 Җәмгыять
Казанда бер бәхетлесе 64 яшендә әти булган (+ атнаның иң сирәк исемнәре)22 марттан 28 мартка кадәр Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлегендә 397 бала тууы теркәлгән. Яшь әнигә – 18 яшь, иң яшь әтигә – 21 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 47, иң өлкән әтинең яше – 64. Бала туганда минималь авырлык 700 грамм тәшкил иткән, ә максималь авырлык – 4850 грамм, дип хәбәр итә Казан Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Узган атнада бала исемнәре арасында иң популярлары: Риана, Кәрим, Ралина, Даниил, Тимер, Радмир, Илья, Ясминә, Анна, Мирон, Мәликә, Әмир. Иң сирәк исемнәр – Агнеша, Раймон, Бану, Евангелина, Ильяна, Рәсүл, Эдгар, Мия, Тамир, Гордей, Васелина, Бонита.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 155 пар үзләренең никахларын теркәгән, дип яза Казан мэриясе.
--- |
Иң күп укылган
|