|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2021 Криминал
82 яшьлек карчыкны 4 сәгать буе мәсхәрәләгән23 февральдә Актаныш районы Яңа Богады авылында 56 яшьлек Нияз Н. 82 яшьлек күрше әбисен көчләгән. Соңыннан ачыкланганча, бозыклык алымнары кулланып кылынган вәхшилек 4 сәгать буена дәвам иткән. Әлеге хәл булып, берничә атна узса да, авылда яшәүчеләр әле дә аңына килә алмый. Ялгыз яшәүче карчыклар көндез дә ишекләрен бикли икән. Күршесе тарафыннан мәсхәрәләнгән Дифинә Галиеваны Чаллыда яшәүче кызы белән кияве алып киткән. Бүген Дифинә апа якыннары белән берлектә шифаханәдә дәвалану курсы үтә икән. Шушы хәлдән соң мескен әбигә берничә операция ясап, тәненең ертылган урыннарын теккәннәр һәм хәзер җан ярасын төзәтергә, бу коточкыч хәлләрне онытырга ярдәм итмәкчеләр. Шифаханәдә әби көн дә психологлар белән сөйләшә. Әмма җан ярасын төзәтү тән ярасын ямауга караганда катлаулырак шул...
Гаиләләренә килгән олы фаҗига турында Дифинә апаның кызы Гөлшат Салихова сөйләде:
— Сөйләргә оят булса да, башкаларга гыйбрәт булсын дип, кайгыбыз белән уртаклашам, — дип башлады ул сүзен. — Әни авылда ялгызы яши иде, без — балалары Чаллыда гомер итәбез. 83 нче яше белән барса да, ул әле нык иде. Үз-үзен тәрбияләрлек хәлдә, сәламәтлеге сөбханалла дип сөендек. Әниебезнең исән-сау булуына, туган йортыбызда каршы алучы барына шатланып яшәдек. Без кайтышка токмачлы ашын пешереп, мичкә бәлешен куеп, ак яулыгын ябып каршы ала иде. Көнгә ике тапкыр шалтыратып, хәлен белеп тордым.
Соңгы елларда колагы катыланды, телефон шалтыраса да, ишетми. Шуңа да билгеле вакытта гына шалтыратышырга сүз куештык. “Әни, өеңә кергәннәрен дә ишетмисең, ишегеңне бикләп тор”, — дия идем. Төнгә ишеген бикли иде, ә бу хәл иртән булган. Көпә-көндез кем бикләнеп утырсын? Күршесе кереп, ерткычларча мәсхәрәләр дип кемнең башына килсен?! Ул хәшәрәт иртәнге сәгать 10 нчы яртыда кергән, икенче яртыга кадәр әнине мәсхәрәләгән. 4 сәгать буена! Ничек үлмәгән әни, мескенкәем. Ул аның протез тешләрен сындырып бетергән. “Кешегә сөйләсәң, үтерәм”, — дип чыгып киткән. Әни хәлсезләнеп яткан. Телефонын муенына бау белән асып йөри иде. Теге ерткыч аны алып ыргыткан да әни каян эзләп тапсын инде. Шулай беркемгә хәбәр итә алмыйча яткан.
Аллаһның рәхмәте, күрше Нәзифә апа кергән. Тәмле әйбер пешерсә, күтәреп килә иде, бу юлы ипи салган да әнигә керткән. Ул кермәсә, белмим, ни булып бетәр иде... Шәрә килеш яткан әнине торгызып, теге хәшәрәтнең шакшысыннан юып, киендергән дә фельдшерны чакырган...
Дифинә апаны рәнҗеткән, мыскыллаган адәмгә гадел җәза бирелер дигән өметтә калабыз. Әбигә, якыннарына сабырлык телибез. Гөлшат апа: “Мондый хәлне дошманыңа да теләмәссең, берәүгә дә күрергә язмасын”, — дип кат-кат әйтте. Мондый кабахәтлек башка кабатланмасын иде.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|