поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.03.2021 Сәясәт

Казан Кремлендә Фирдүс Тямаев белән булган хәлгә карата комментарий бирдедәр

Быел 9 майда “Үлемсез полк” акциясен үткәрү ниятләнелә. – Җиңү көненә әзерлек башланды. “Үлемсез полк” акциясе дә була, ләкин, коронавирус сәбәпле, чараны үткәрү колачы турында уйланыла әле. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка туган төбәгендә – Лаеш районында бюст куелачак,– диде Лилия Галимова.

Лаеклыларга – бүләкләр
Росгвария оешуга быел – 210 ел. Президент Рөстәм Миңнеханов 26 мартта Росгвардиягә 40 берәмлек җиңел автомобиль тапшыра.
Ул шулай ук, композитор Эмиль Низамов белән дә очраша, аны лауреат исеме алуы белән котлый. Эмиль Низамов 2020 елда яшь мәдәният эшчәннәре арасында Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты булды.
 
Казанга “архангельләр” көтелә
Татарстанга киләсе атнада Архангель өлкәсе делегациясе визит ясарга җыена. Татарстан Президенты белән Архангель өлкәсе губернаторы очрашуы да планлаштырылган.
– Ике арада 2022 елга кадәр хезмәттәшлек килешүе гамәлдә. Визит кысаларында үзара хезмәтәшлекне киңәйтү турында сүз алып барылачак. Делегация республикадагы берничә завод эшчәнлеге белән урынга чыгып танышачак. “Ак Барс суднолар төзү компаниясе”, “КАМАЗ” җәмгыяте, Казан вертолетлар заводының Архангель өлкәсе предприятиеләре белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре каралачак, – диде Лилия Галимова.
Архангель өлкәсендә 2335 татар яши. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангель өлкәсе татар диаспорасы вәкиле Рим Кәлимуллин белән дә очраша.
 
Май да шикәр
Журналистларны азык-төлеккә бәяләр артуы ихтималы борчыды. Бу нисбәттән, Лилия Галимова: “Татарстанда шикәр комына һәм көнбагыш маена кытлык туу янамый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек белән тәэмин итүдә кискен хәл чыгар, дип, уйламый. Россия Хөккүмәтендә шикәр комы һәм беренчел ихтияҗдагы азык-төлеккә бәяләр үсешен тоткарлау буенча чаралар планы әзерләнә. Республикада азык-төлек җитештерү һәм тәэмин итү мәсьәләсендә хәвеф юк”, – дип җавап кайтарды.
 
Ипотека туктамас
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотеканы дәвам итү мәсьәләсен тикшерүне Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы комиссиясе утырышы көн тәртибенә тәкъдим итәчәк. Россиянең барлык төбәкләренә дә кагылышлы тема бу. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы президиумы комиссиясе рәисе буларак, “программаны дәвам итү, шулай ук ставкаларны киметү мөмкинлеге бар”, дигән.
 
Тямаев үпкәләгән
Танылган җырчы Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Кыргыз-Миякә районындагы авылда концерты өзелде.
 – Татар артистларына Башкортстанда концертлар куерга рөхсәт бирелмәвенә Татарстан җитәкчелеге нинди мөнәсәбәттә? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
 
– Фирдүс Тямаевның концерты өзелүен сәясәтләштерү кирәкми. Татар һәм башкорт халыклары – тугандаш халык, шунлыктан, мондый очракларга җәмәгать яссылыгында сак бәяләмә бирү сорала. Татарстан Президентының мөнәсәбәте бар, ул һәрвакыт: географик һәм мәдәни яктан безгә башкорт халкы кебек якын халык юк, башкортлар – татарларга тугандаш халык, ди. Артист белән булган бәхәскә республика җитәкчелеге тарафыннан ниндидер бәяләмә бирү урынсыз, – диде Лилия Галимова.
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 26.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»