поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.03.2021 Шоу-бизнес

Рифат Зарипов: "Барыбызның да гаиләсе, кредиты бар. Ашарга, яшәргә кирәк. Үземне генә кайгыртып йөри торган эш түгел"

Җырчы, юмор остасы Рифат Зариповны гади, юмор хисле булуы, шул ук вакытта сүзен турыдан әйтүе өчен яраталар.

— Рифат, соңгы вакытта сездә күңелле мәшәкатьләр икән. Өйне кайсы якта төзисез?
 
— Әлегә Казанда Сибгат Хәким урамында яшибез. Өченче ел шәһәр читеннән — “Живописный” бистәсеннән җир сатып алдык. Шунда былтыр җәй нигез салдык, йортны әкрен генә төзибез.
 
— Сез — өч бертуган егет, гаиләләрегез белән Казанда бер фатирда яши идегез...
 
— Илдус һәм Илгиз исемле абыйларым бар. Өч гаилә — барлыгы уннан артык кеше берничә ел бер түбә астында яшәдек. Рәхәтләнеп сыйдык. Хәзер һәрберебезнең үз фатиры бар. Шөкер, безгә дә, аларга да булды.
 
— Авылда әти-әниең ни хәлдә? Алар лаеклы ялдамы инде?

— Без гади гаиләдә үстек. Әни мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Әти нефть чыгара торган оешмада тракторчы иде. Хәзер икесе дә пенсиядә. Кунакка килеп-китеп йөриләр.
 
— Авылдашларың белән куйган видеоларыңны күргәлибез. Сине бик якын итәләр. Кайберәүләр кебек “йолдыз”ланмыйсың...
 
— Соңгы тапкыр авылга 23 февраль алдыннан кайттык. Күршеләр, сыйныфташлар белән күрештем, аралаштым. Дуслар белән кар чанасында йөреп, Бакайны аркылыга-буйга гизеп, ял итеп килдем. И-и, авылда нинди “йолдыз” инде мин... Алай булуын теләмим дә. Рифкать белән Рәмзиянең гап-гади улы Рифат мин. Укырга киткәндә нинди булсам, хәзер дә шул ук. Авылда гына түгел, гомумән, бөтен җирдә ничек бар, шундый. Үзгәрә, масая белмим.
 
Рифатның хатыны Диләрә — Түбән Кама кызы. Өйләнешкәнче, Рифат төркемендә биюче булып эшләде. Гаилә корганнарына җиде ел була. Уллары Исламга 5 яшь.
 
— Рифат, Диләрә челтәрле бизнеста икән. Эше ничек бара?
 
— Хатыным бер компаниядә хезмәт куя. Кул астында эшләүчеләр шактый. Хезмәт хакын да әйбәт ала. “Өйдә тик ятасы килми. Берәр җирдә эшлим әле”, — дип сорагач: “Ярар, әйдә”, — дип, уйнап кына башланган эш иде. Уеннан чынга әверелеп китте. Яхшы суммада акча алып кайта башлагач, тагын да рәхәт булды (көлә).
 
— Төркемең ни хәлдә? Состав зурмы?
 
— Состав шул ук, үзгәрмәде. Бергәләп эшлибез, булдыра алганча хезмәт хакы түлим. Барыбызның да гаиләсе, кредиты бар. Ашарга, яшәргә кирәк. Үземне генә кайгыртып йөри торган эш түгел. Бер-беребезне аңлап, матур итеп эшләргә тырышабыз. Киләчәктә тулы залларга чыгыш ясарга насыйп булсын.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 24.03.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»