поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.03.2021 Мәдәният

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльба (Закирова) Шәрәфетдинованың туган көне (уникаль ФОТОЛАР)

Бүген – 22 мартта хореографик һәм оригиналь жанр артисты, Татарстанның атказанган артисты Эльба Хәбир кызы (Закирова) Шәрәфетдинованың туган көне! Күркәм юбилее белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, озын гомер телибез.

Ул үз иҗат эшчәнлеген 1968 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә башлап җибәрә. 1969-1971 елларда бертөркем филармония артистлары белән Мәскәүгә, Бөтенроссия сәнгать студиясенә барып белемен камилләштерә. Шулай ук Казан дәүләт мәдәният университетының читтән торып уку бүлегендә («Театр коллективлары режиссеры» белгечлеге, 1979 ел) белем ала.

1971-1990 елларда ул филармониянең эстрада бүлегендә эшли. Татар эстрада сәхнәсенә ул тормыш иптәше Виктор Шәрәфетдинов белән «Цирк килде» (акробатика, жонглерлык алымнары белән), «Чәйгә чакыру» исемле пантомио биюе, М. Җәлилгә багышланган «Өзелгән җыр» биюе; Г. Тукай шигырьләре белән үрелеп баручы хореографик композиция; «Көтәм сине» тангосы, татар биюләрен һәм башка үзенчәлекле концерт номерлары әзерлиләр.

1977 елда алар Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсында дипломант исеменә лаек булалар. Бу елларда алар Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Рима Ибраһимоваларның концерт төркемнәрендә эшләп Татарстанның, Россиянең бик күп төбәкләрендә, чит ил шәһәрләрендә чыгыш ясыйлар. Шулай ук башка бик күп сәнгать осталарының концерт программаларында катнашалар.

1990 елда Эльба Закирова Казан шәһәренең нәфис гимнастика буенча 11 нче балалар мәктәбендә, 18 нче һәм 20 нче мәктәптә, Идел буе районы мәктәптән тыш үзәгендә педагог-хореограф булып эшли. Егерме елдан артык педагоглык өлкәсендә уңышлы эшләве өчен бик күп мактау кенәгәләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Алар бер кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр, инде бүгенге көндә оныкларын үстерешәләр. Уллары Айдар театр юнәлешен сайлый, Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге югары театр институтын, аннары магистратураны тәмамлый. Мәскәүдә «Таганка актерлары бердәмлеге» театрында уңышлы гына эшләүче бердәнбер татар егете Айдар Шәрәфетдин кино сәнгатендә дә, эстрадада биюче буларак та катнаша.

Эльба (Закирова) Шәрәфетдинова

Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. 70-нче еллар

Римма Ибраһимова, Эльба Шәрәфетдинова.1971 ел

«Цирк килде» номеры

Сулдан уңга: Эльба Закирова, Мөнир Мөхәммәтҗанов, Виктор Шәрәфетдинов, Нәзифә Кәримова, Татьяна Романова, Клара Хәйретдинова. СССР мәдәният хезмәткәрләре үзәк йорты янында. 1970 ел

Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. 1982 ел

Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. «Илһамият» клубы филармония сәхнә ветераннары концертында чыгыш ясагач. 2015 ел

Мәскәүдә – Бөтенсоюз эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә укыган сәхнә осталары очрашуыннан соң. Г.Тукай әдәби музее. Казан. 2019 ел

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»