поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.03.2021 Хәвеф-хәтәр

"Янгын урамда калдырды, өйләрендәге бер әйбер дә исән калмаган!"

- Зинһар, кем ничек булыша ала. Бернәрсә дә чыгара алмадык. Документлар да, киемнәр, җиһазлар да...барысы да янды. Өйне сүтеп җирне тигезләделәр. Тиз арада йорт торгызасы була. Беркемгә дә күрергә язмасын! Аллам сакласын!- дип өзгәләнә Саба районы Эзмә авылында яшәүче олы яшьтәге Гөлнур апа.

21 март көнне Эзмә авылында чыккан янгын нәтиҗәсендә торак йорт янып, күмер өеменә әверелә һәм Шәйдуллинар гаиләсе урамда кала.
 
— Безнен туганнарыбыз янды,-дип сөйләде безгә Гүзәл Сафина, - Кодагыйларыбызга зур хәсрәт килде. Гөлнур апа белән Илсур ут чыккан вакытта эштә булган, Язнур шул авылда яшәүче туганнарында иде. Беренчел фаразларга караганда, янгын зал ягыннан, электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында чыккан, дип исәпләнә. Ут телләрен күргән күршеләре бу хакта тизрәк коткару номеры буенча шалтыраткан. Беренче булып каза урынына авылның үз янгын машинасы килеп җиткән. Бераздан соң аңа район янгын сүндерүчеләре дә кушылган. Гомумән, бөтен авыл халкы көрәшкән ут белән. Әмма янгын телләре санаулы вакыт эчендә бөтен йортны ялмап алган. Саклап калып булмаган, ихатага гына зыян килмәгән. Гомер буе шул нигездә яшәгән, балаларын үстергән Гөлнур апага бигрәк кыен. Бүген йорттан калган хәрәбәләрне трактор белән тигезләү турында ишеткәч, кан басымы нык күтәрелгән, дарулар белән генә тора икән.
 
Гөлнур апа, Илсур һәм аның 7 яшьлек улы Язнур бүгенге көндә Гөлнур апаның олы улында вакытлыча гомер кичерә. Хәзер бөтен хуҗалыкны яңадан булдырырга кирәк аларга, ә бу бик күп чыгымнар таләп итә.
 
Хөрмәтле укучыларбыз, әлеге гаиләнең кайгысына битараф калмасак, кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.
 
Сбер банк 4817760226842809
Акбарс 2200530128654605 (салганда ярдәм дип язсагыз иде).
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»