поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.03.2021 Җәмгыять

Ләвәнт Булут Алсу Хәсәновага атап шигырь язган: "Сагынмаган көнем юк”

Исән булса, Алсу Хәсәновага 43 яшь тулган булыр иде. Аны яман чир арабыздан алып китте. Алсуның вафатына да апрель аенда 6 ел була. Ире Ләвәнт “ВТ” хезмәткәрләре белән даими элемтәдә тора. Алсу үлеменнән соң туган җире Төркиягә күченеп китсә дә, йөрәге белән ул монда. Әле дә үзенең мәхәббәтенә тугры калып, Алсуның рухын шатландырырга тырышып яши.

– Мин лаеклы ялда, Әнкара шәһәрендә ялгызым яшим. Алсуны бик сагынам. Аны искә алмаган бер көнем дә юк. Ул үзе дә үләр алдыннан мине догадан, Коръәнсез калдырмагыз, дип васыять әйтте. Мин аңа көн саен дога кылам. Апам исә Коръән ашлары уздыра, – ди ире Ләвәнт. – Алсу онытырлык кеше түгел. Ул бик изге күңелле, кешеләргә ярдәмчел иде. Гаилә корып озак яши алмадык. Әмма 7 ел эчендә бик якын кешеләргә әйләндек. Без бер-беребезне тапкан идек. Тормышка шөкер итеп яшәүче гаилә булдык.
 
Ләвәнт Алсу хакында тыныч кына сөйли дә алмый. Күзләре тиз яшьләнеп, тамагына төер туыра. Ул аны бик яратып искә ала. Әле менә сөйләшкәндә күңел белән Алсуы янына Шәле урамнары, зиратына кайтып килде.
 
– Бер вакыйга искә төште. Алсу авырып ята. Шунда миңа авылга алып кайт әле, ди. Киттек. Кайтып җитеп, өй кырыена туктагач, яныбызга Алсу яшендәге бер ир килде. “Алсу мине син генә аңларсың! Соңгы вакытта гел авырлык кичерәм. Бер балам каты авырта, сыерым үлде, абзарыбыз янды. Мин нәрсәнедер дөрес эшләмәдем. Аллаһы Тәгалә шуңа җәзасын бирә”, – диде дә елап ук җибәрде. Алсуымның хәле аны тыңларлык түгел иде. Аның тамагына төер утырды. Ул сүзен башлый алмады. Мин бу иргә киңәшне үзем бирдем. Аңлады. Алсу белән икәү еларга тотындылар. Шушы мизгелләр гел күз алдымда. Мин Аллаһы Тәгалә бик рәхмәтле. Алсу белән танышытырып, мине бәхетле итте, – дип сөйли Ләвәнт.
 
 
Ире Алсуның истәлекләрен кадерләп саклый. Алсуны онытмасыннар, гел истә тотсыннар дип тә тырыша. Әле күптән түгел генә Алсу башкаруында җырны да төрек татарларына да тәкъдим иткән иде. Чынлап та, Алсуны онытырлык түгел. Ул безнең күңелләрдә яши. Кая гына сәфәр белән барма, Алсуның үз укучылары бар. Күпме ярдәм кулы сузган гаиләләр яши. Ул үзе дә безнең арада кебек. Бергә уздырган бәйрәмнәр күңел түрендә тора. Нәрсә тотынса, шуны ерып чыга иде бит ул. Рухың шат, урының оҗмах түрләрендә булсын, Алсу! Әти-әнисенә, якыннарына, ире Ләвәнткә сабырлык телибез.
 
“ВТ” укучыларына ире Ләвәнт Булатның Алсуга атап язган шигырен тәкъдим итәбез.
 
Иртәгә
синең туган көнең,
Ләкин,
Иртәгә юк мәңгелектә.
Бәлкем дә син,
Анда яңадан тугансыңдыр.

Шулай да,
Туган көнең котлы булсын,
Йолдызлар сиңа яктылык,
Болытлар юлдашың булсын.
Ай йөзлем, айдан матурым,
Йөзен елмайган,
Оҗмах өең булсын».
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.03.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»