поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.03.2021 Җәмгыять

Рәмис Мутиев: «Күңелем сизә – кызым тереләчәк!»

Кукмарада яшәүче 4 яшьлек Камилә Мутиеванең язмышы хәл ителгән көннәр. Аңа бүген ярдәм кирәк. Сабыйга 2 яшь ярым булганда сирәк очрый торган диагноз куялар.

Табиблар телендә Рохада синдромы дип аталса, гади генә итеп әйткәндә бала сулыш алырга «оныта» икән. Әнә шулчакта аның организмына кислород җитми, иреннәре күгәреп чыга. Чит ил табиблары сабыйга ярдәм итәргә вәгъдә бирә.
 
– Бала күгәреп чыга башлагач, Республика клиник хастаханәсенә килдек. Анда безгә диагноз куелды. Ничек шулай килеп чыккандыр, без аптырашта. Сау-сәламәт туган бала бит ул. Ике яшь ярымга кадәр йөгереп йөрде. Генитикка да йөрттек. Нәселдән килә дигән сүз юк. Каян килеп чыкканын бер Аллаһы Тәгалә генә белә, – ди сабыйның әтисе Рәмис. – Башта мең уй. Табиблар куйган диагнозга күңел ышанмый. Чит илнекеләр үзләренә килгәч кенә, яхшылап тикшерәчәкләр. Бәлки, дәвалап булыр дип яшибез. Бер дә кызыбызны югалтасы килми. Авыр хәлен дә күрү кыен.
Камилә даими рәвештә хастаханәдә ята. Әлегә ул әнисе Гөлназ белән. Шимбә-ял көннәрендә әтисе янына киләчәк.
– Баламны бик яратам. Ничек тә терелтәсе иде сабыйны, – ди Рәмис.
 
Чит ил табиблары 2 миллион 400 мең сум акча сораган. Тик гаиләнең моның кадәр акчасы юк. Шуңа да алар изге күңеле кешеләрдән ярдәм сорый.
 
Сабыйга булышыр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Әбисе Инсия Расим кызы Мутиева исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5469 6200 1918 3886.
Хәбәрләшү өчен әтисе Рәмиснең телефон номеры: 89173994359

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.03.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»